Матур күлмәк алдыгызмы?
Сабантуйлар җитә. Әлеге бәйрәмне һәркем төрлечә каршы ала. Берәүләр өчен бу көн эш булса, кайберәүләр махсус сатып алган матур күлмәген киеп Сабантуй мәйданына килә.
Гасырлардан килгән Сабан туе бәйрәме дуслар, туганнар, сыйныфташлар белән очрашу урыны дисәк тә ялгыш булмастыр. Шул уңайдан, райондашларга “Сабантуйга матур күлмәк алдыгызмы? Һәм Сабантуй сезнең өчен нинди бәйрәм ул?” дигән сораулар белән мөрәҗәгать иттек.
Гөлүсә Галимҗанова, Күшәр авылы:

– Юк алмадым. Чөнки мин эштә. Барыбер фальклор киемнәре киеп йөрибез. Эшем тәмамланганда Сабантуй бәйрәме ахырына якынлаша. Минем өчен Сабантуй авыл хуҗалыгында эшләүчеләрнең бәйрәме, ял көннәре. Алар моңа лаек. Ә мәдәният хезмәткәрләренең урак өсте.
Илзирә Фазылҗанова, Яңа Әтнә авылы:

– Безнең өчен Сабантуй көтеп алынган гаилә бәйрәме. Ерак туганнарыбыз кайта, бергәләшеп барабыз, уеннарда катнашып, бүләкләр дә алып кайту аеруча күңелле. Күлмәккә килгәндә, әлбәттә инде, алдык. Татар халкыбызның милли бизәкләре кергән киемнәргә өстенлек бирдек быел да. Сабантуйларда һәркемгә дә матур яллар, күңелле очрашулар насыйп булсын.
Айсылу Гыйззәтова, Олы Әтнә авылы:

– Әлбәттә, алдым! Сабантуй – ул безнең милли горурлыгыбызны, матурлыгыбызны күрсәтә торган үзенчәлекле вакыт. Сабантуйда һәркем үзен иң матур, иң бәхетле итеп тоярга тиеш!
Ә бәйрәмгә килгәндә, минем өчен Сабантуй – ул туганлык, бердәмлек һәм яшьлек энергиясе бәйрәме. Ул – бабаларыбыздан килгән матур традицияләрне саклау, хезмәт җимешләрен горурлык белән бәйрәм итү көне. Минем өчен Сабантуй – ул яшьләребезнең чын мәгънәсендә актив, милли рухлы, үз тамырларын хөрмәт иткәнен һәм киләчәккә ышаныч белән караганын күрү мөмкинлеге. Бу – уртак шатлык, милли көрәш, җыр-моң һәм күңелле очрашулар вакыты. Барыгызны да Әтнә Сабантуена чакырам! Күңелләрегез күтәренке, бәйрәмнәрегез матур һәм онытылмаслык булсын!
Раилә Галиева, Түбән Шашы авылы

– Сабантуй матур күлмәктән башка булмый. Алырга җыенам. Сабантуй милли гореф-гадәтләрне яңарту, кунакчыллык, очрашу-күрешү бәйрәме!
Назирә Габдрахманова, Иске Өҗем авылы

- Матур күлмәкләр мин дә бик күп инде ул. Алып торасы да юк. Әмма авыл Сабан туе көнне мин комиссиядә эшлим. Уеннар уйнатабыз, бәйрәмне башлап җибәрәбез, соңыннан мәйданны чистартабыз. Шуңа да бәйрәм көнне эшләгәч, матур күлмәк киеп йөреп булмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев