Махсус хәрби операция барышында имгәнү алган хәрбиләргә түләүләр арта
Владимир Путин махсус хәрби операция барышында имгәнгән өчен 4 млн сумга кадәр түләү турындагы указга кул куйды
Россия Президенты аерым категория затларга өстәмә социаль гарантияләр турындагы указга кул куйды. Ул махсус операция барышында имгәнү (җәрәхәтләр, яралар, контузияләр) алу аркасында инвалид калган затларга 4 млн.сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүне билгели. Тиешле документ хокукый актларны рәсми бастырып чыгару сайтында урнаштырылган, дип яза «Шәһри Казан».
Указның кире көчкә ия булуы мөһим. Өстәмә түләүләрне махсус хәрби операция барышында авыр җәрәхәтләр алган затлар алачак.
Инвалидлыкка китергән яралану, имгәнү яки контузия алучылар өчен 2022 елның 22 февраленнән (махсус хәрби операция башланган көн), ягъни Президент Указы үз көченә кергәнче, бер мәртәбә түләү «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды тарафыннан башкарыла. Шул ук вакытта ул акча яраланган өчен элек алынган бер тапкыр бирелә торган түләүне исәпкә алып түләнәчәк.
«Бер тапкыр бирелә торган түләү суммасы СВО барышында хәрби хезмәткәрләр алган хәрби имгәнүләр һәм җәрәхәтләрнең барлык категорияләре буенча дифференциацияләнгән», - диелә хөкүмәт карарында.
Түләүләрне дифференциацияләү авыр имгәнүләр һәм җәрәхәтләр алган хәрби хезмәткәрләргә сизелерлек ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк, дип билгеләп үттеләр Хөкүмәттә. Карар нигезендә, мондый хәрбиләргә 3 миллион сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү каралган. Хәзер исә, Президент Указы нигезендә, алар шактый күбрәк алачак - 4 млн сум.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев