Махсус хәрби операция зонасына – “УАЗ”лар
Хәбәрләр

Махсус хәрби операция зонасына – “УАЗ”лар

Югары Көек авылында яшәүче эшмәкәр Марат Нуриев турында ишетеп-белмәүчеләр сирәктер.

Элек-электән туган авылына һәм туган төбәгенә ярдәм итеп яши ул.
Кемнән генә сорашма, аның исемен яратып телгә алалар. Башкача була да алмый, чөнки, һәркемгә карата кешелек­ле һәм киң күңелле ул. Тик бу мәкаләдә аны телгә алуыбызның сәбәбе башка — махсус хәрби операция зонасына 2 «УАЗ» машинасы бүләк итте ул.
Әйтергә кирәк, Югары Көек халкы өчен моны гайре табигый булмаган хәл дип кабул итеп булмый. Авылдашларының иске "УАЗ«ын ремонтлап, күрше рес­публика егете аша махсус хәрби операция зонасына җибәрүе турында язган идек инде. Менә кабат шау-шу тудырырлык, галәмәт зур вакыйга — бу юлы авылның эшмәкәр ир-аты СВОга 2 «УАЗ» ук озатты. — Берсен үзебезнең Түбән Көек егете аркылы биреп җибәрдем.
Икенчесен — "УАЗ-буханка«ны Биектау районы егетләренә бүләк иттем... Кемнәр генә булмасыннар — барысы да үзебезнең егетләр, шушы машиналар аларга игелекле хезмәт итсеннәр иде, — ди ул.
Әнә шулай гади генә әйтсә дә, моның ни дәрәҗәдә зур шәфкать, әйтеп бетергесез зур ярдәм булуын күзаллау авыр түгел. Бу хакта махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан егетләр фикерен тыңлау да җитә.
— Анда «УАЗ» машинасы бик югары бәяләнә. Ул кирәк җиргә һәрвакыт алып бара һәм алып та кайта, — диләр.
Бу хакта Түбән Көек авыл җирлеге башлыгы Дамир Галиәхмәтовның фикерен дә чагылдырыйк.
— Ул бик ярдәмчел. Моңарчы да, мөмкинлегенә карап, авылдашларына, райондашларга ярдәм кулы сузды. Аның кебекләр күбрәк булсын иде, — ди ул. Чынлыкта, эшмәкәрнең бу гамәле, һичшиксез, күпләрне уйландырырлык. Ул үзенең ярдәме белән хәрби хез­мәткәрләргә җылылык һәм ярдәм өметен бирә түгелме?! Өстәвенә, бөтен район халкы өчен үр­нәк булып тора.
Бу инициатива башкаларга да үрнәк булып, ярдәм итүчеләр тагын да артыр дип ышанасы килә. Бәхәссез, безнең төп көч — үзара ярдәмләшү, берләшү. Бергә булсак, без теләсә-нинди авырлыкларны җиңә алабыз. Шунысы бәхәссез, Марат Нуриев кебек көчле рухлы кешеләр булганда, безнең киләчәгебез якты, ышанычлы булачагына шик юк. Ахыр чиктә, кешеләрнең ярдәме, бер-беренә булган ихтирамы — безнең иң зур байлыгыбыз.
Бу, әлбәттә, авыл халкы өчен генә түгел, ә һәрбер кеше өчен дә зур үрнәк.

Нет комментариев