Милли матурлыкны үз кулларың белән
«Әтнә туган якны өйрәнү музее» хезмәткәрләре әниләр һәм кыз балалар белән берлектә «Татарның күкрәк бизәгече — ИЗҮ» дип аталган осталык дәресе оештырдылар.
Әлеге чара «Бизәк төрләре» лекциясе белән башланып, презентация белән үрелеп барды. Һәр әни-кыз бирелгән орнаментлар ярдәмендә изү эшләде. Һәр гаиләнең изүе үзенчәлекле булды. Үз эшләнмәсе гаиләләргә бүләк ителде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев