Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Милли музейда кунакта

Без - Идел буендагы иң эре мәдәни-тарихи комплексларның берсе саналган Милли музейда кунакта.

Казан үзәгенә урнашкан бу музей - Татарстаныбызның горурлыгы. Ул XIX гасыр ахырында Казан университеты галимнәре тәкъдиме белән шәһәр музее буларак барлыкка килгән, анда туган төбәкне, Идел һәм Урал буе халыкларының тарихын өйрәнү буенча материаллар тупланган. Шулардан иң кыйммәтлесе – А.Ф.Лихачевның Болгар коллекциясе. Музей заллары буйлап сәяхәт иткәндә, без археология, этнография, нумизматика, кыйммәтле металл, кулъязмалар, сирәк китаплар, антик коллекция, фотоматериаллар, татар мәдәнияте эшлеклеләренең материаллары һ.б.лар таныштык. Беренче май мәйданында Муса Җәлил һәйкәле янында булдык. “Казан Кремле” дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгында татар халкы һәм Татарстан республикасының дәүләтчелеге тарихы музеенда тарихи документлар да, бүгенге көнгә кадәр төшерелгән фотоматериаллар да күп. Шуннан ерак түгел Туп кою музее. Ул XVII гасырда нигез салынган артиллериянең туп кою мастерское бинасында урнашкан, шул чордан калган тирән чокырның кирпеч стенасы (аның бер өлеше) да сакланган. Шулай ук Кремль территориясендәге 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы мемориаль - музее – Милли музейның филиалы. Шул чорларда халкыбыз кичергән авырлыклар, Җиңүне якынайткан әһәмиятле вакыйгалар, тылдагы хезмәткәрләрнең фидакарь батырлыгын чагылдырган эпизодлар аларга булган хөрмәтне тагын да арттыра.
      Казан ханлыгының бәйсезлеге өчен көрәшче, мәшһүр татар каһарманы, шагыйрь, дәүләт эшлеклесе, рухани, сәид Колшәриф хөрмәтенә салынган мәчет янында да булдык һәм фотога төштек.
       Сәяхәтебез күңелләрдә озак сакланыр. Татарстан белән, аның бөек татар халкы, батыр уллары һәм кызлары белән чиксез горурлык хисләре кичердек.

Күллә Кими музее җитәкчесе Гөлсинә Хакимуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев