Милли стильдә бизәк ясадылар
Татарстанда «Милли мәдәниятләр һәм гореф - гадәтләр елы» уңаеннан, Әтнә туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре Олы Әтнә урта мәктәбенең 4А сыйныфы укучылары өчен «Күңел көзгем- милли бизәгем» дип исемләнгән чара оештырдылар.
Әлеге чарада татар бизәге тарихы белән таныштыру, күргәзмә, милли бизәк ясау буенча осталык дәресе ( мастер класс) үтте. Балалар тырышып, берсеннән берсе хыялланып, милли стильдә бизәк эшләделәр. Бизәккә каптырмалар беркетелеп, күкрәкләренә тагылды. Укучылар бик ошатып, тагын килүебезне сорап калдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев