“Мин бүгенге көнемә рәхмәтле”
Әтнәдә Әлфия Исламованы белмәүче бик сирәктер. Баласы мәктәпкәчә яшьтә булган һәркем өчен бик таныш ул.
Әлфия Мөнир кызы – Әтнәдә бер генә түгел, ике балалар бакчасына берьюлы мөдир булып тора. Һәм нинди генә мөдир әле. Ул булган җирдә һәрвакыт тәртип, үзара дустанә мөнәсәбәт. Ул булган җирдә – белемле, тәрбияле балалар, һәрвакыт ярдәмгә әзер ата-аналар, заманча карашлы хезмәттәшләр. Һәм монда бернинди дә арттыру юк.
Моннан нәкъ илле ел элек күрше Мари Иленең башкаласы Йошкар Ола шәһәрендә дөньяга килә Әлфия. Соңрак Олы Әтнәгә, әнисенең туган ягына кайтып төпләнәләр. Кечкенә чагыннан укытучы булырга хыяллана кыз. Курчакларын утыртып куеп, аларга үзенчә “белем-тәрбия” бирә. Заманы да шундый була инде, укытучы, тәрбияче һөнәрләре бик дәрәҗәлеләрдән санала. Балалар бакчасыннан мәктәпнең беренче сыйныфына кызны башка укучылар белән бергә укытучы Ләлә Шакирова кабул итеп ала. Нәни күңелендә бу һөнәргә мәхәббәт нәкъ менә шул чакта бөреләнә. Соңрак сыйныф җитәкчесе булган Венера Нуриева да кызның киләчәктә укытучы булу теләгенә зур этәргеч бирә. Мәктәпне тәмамлауга ике уйлап тормый ул шуңа да, туп-туры Арча педагогия көллиятенә юл ала. Һәм бу юлны сайлавына үкенми.
Каршымда утырган зур янып торган күзле, якты йөзле бу ханымга илле яшь тулды дип әйтерлек тә түгел.
Таләпчән, һәр нәрсәгә үз фикере булган, төгәллекне яраткан җитәкче буларак танылган Әлфиянең хезмәт юлын кайчандыр башлангыч укытучысы сыйфатында сабыйлар каршында басып торган оялчан кыз бала итеп күз алдына китерүе дә кыен.
Әмма хезмәт юлын ул нәкъ менә шулай башлап җибәргән.
Бәхтияр башлангыч мәктәбендә – ике, соңрак Иске Мәңгәр мәктәбендә сигез ел сабыйларны укырга-язарга өйрәткәннән соң, Олы Мәңгәр урта мәктәбенә күчерәләр аны. Эшен күрәләр, тырышлыгын беләләр – мәктәп колач җәеп каршы ала кызны. Мәктәпнең тәҗрибәле “карт гвардия”се белән иңне-иңгә куеп эшләү бәхете эләгә аңа. Сынатмый ул, үзенең бар белемен, бар иҗади егәрен эшкә җигеп, кызыклы мәктәп тормышына кереп чума. Укытучы буларак балалар өчен дә, әти-әниләр өчен дә хөрмәтле кешегә әйләнә. Әле дә хәтерлим, бу чорда баласын Әлфия укытсын дип әти-әниләр баланың яшенә дә карап тормады. Ул укыткан сыйныфларда балалар төпле белем алып чыкты, алар тәрбия ягыннан да, тормышка караш буенча да үзгә булып торалар, тәртиплеләр, тырышлар.
– Әлфия, син нинди укытучы идең? Нинди омтылышлар белән эшләдең?
– Мин үземне бик таләпчән укытучы булганмындыр дип уйлыйм. Яңалыкка омтылып эшләдем. Балаларны урысча әйткәндә, “Безвыходных положений нет” принцибы белән укыттым, һәр хәлдән чыгу юлы барлыгын аңлатырга тырыштым. Балаларны бер вакытта да аермадым. Башлангыч белем – белемнең төп нигезе, аның фундаменты. Моңа аерым игътибар белән карадым, фундаментның нык булуын үзем өчен дә, укучылар өчен дә таләп итеп куйдым.
Әнә шулай эшләп ятканда, ул чактагы район мәгариф бүлеге мөдире Айрат Каюмов Әтнә балалар бакчасы мөдире булырга тәкъдим итә. Аяз көнне яшен суккандай була бу. Укучылар белән янып-көеп Яңа ел бәйрәменә әзерләнеп йөргән көннәр җитмәсә. “Китапханәгә кереп еладым”, – ди ул. Кушканны эшләми хәл дә юк. Авырлыктан курыкмый ул, юк, әмма үзе укыткан сыйныф балаларын ташлап китәсен уйлап, йөрәге өзгәләнә. Балалар бакчасы – бөтенләй башка өлкә, максатлар бер булса да, эшчәнлек төрле. Ул чакта биредә ремонт эшләре бара. Тормышны яңабаштан башлагандай хис итә үзен Әлфия. Балалар бакчасында ремонт эшләрен гыйнвар аена төгәлләп, аны ачуга ирешәләр. Апрель аенда исә “Бәләкәч”кә тотыналар. Тәрбия процессы, коллектив белән эш, ремонт – Әлфия Мөнир кызы өчен адаптация чоры әнә шулай – кем әйтмешли, “җыры-биюе” бергә уза. Ул чакта иң беренче ярдәмчесе, терәге – бакчаның шәфкать туташы Миләүшә Фазылҗанова була Әлфия өчен. Миләүшә биредә күптән эшли, бакча тормышында кайнаган, бөтен нечкәлекләрен белгән кеше, тәҗрибәсе зур була. Район хакимияте, мәгариф бүлеге дә һәрчак ярдәмгә әзер була.
– Әлфия, кайда эшләве җиңелрәк булды синең өчен? Укытучы һәм җитәкче – кайсысы якынрак?
– Мәктәптә эшләгәндә эшчәнлек бары тик бер юнәлештә барды – белем һәм тәрбия бирү. Ә балалар бакчасы мөдире – ул күпкырлы хезмәт, монда тәрбия мәсьәләләре дә, документлар белән эшләү дә, әти-әниләр, балалар, хезмәттәшләр белән бәйләнеш тә. Заман таләпләре үзгәреп тора, хәзер балалар өчен барлык шартлар тудырылган. Бөтенесен эшлибез. Сабыйлар исән-сау гына була күрсеннәр.
Эшемне бик яратам. Коллективыбыз бик яхшы. Иң зур теләгем – балалар һәрвакыт балалар бакчасына теләп йөрсен, ә әти-әниләр шатланып балаларын йөртсен. Һәркайсы сәламәт булсын.
– Бу юлны сайлавыңа үкенгәнең булмадымы?
– Үкенмәдем. Тормышымны яңабаштан башлап, кабат сайлау мөмкинлеге бирсәләр дә, һич икеләнүсез шушы юлны сайлар идем. Укыткан һәр балам исемдә, мин аларның һәркайсын элеккечә яратам. Мәктәпне, укучыларны бик сагынам. Шул ук вакытта бүгенге эшем дә миңа бик кадерле. Бердәнбер чынга ашмаган хыялым калды – ул да булса юридик белем алу теләге. Җитәкче булып эшләү, документларны алып бару өчен ул бик мөһим.
Кем белә, хыялларның тормышка аша торган гадәте дә бар бит. Уңышлар юлдаш булсын сиңа, Әлфия.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев