Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Мин булдырам алам» һөнәри юнәлеш бирү чаралары!

Чарада 14 укучы катнашты.

Әтнә районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге 2024 елның 21 мартында Олы Мәнгәр урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8-9 сыйныф укучылары өчен һөнәри юнәлеш бирү дәресе һәм уеннар үткәрде. Чарада укучыларны активлаштыруның иң нәтиҗәле формалары һәм ысуллары кулланылды. Белгечләр балалар белән «телим, булдыра алам, кирәк» күнегүен үткәрделәр; берәр нәрсә килеп чыкмаса, ничек бирешмәскә кирәклеге турында сөйләштеләр; теләгән һөнәрнең «плюслары» һәм «минуслары» темасына уйландылар һәм һөнәри юнәлеш бирүче уен-разминкалар белән "һөнәрне чамала" һәм "һөнәр дөньясына сәяхәт"темаларына беркеттеләр. Күчмә һөнәри юнәлеш бирү дәресләренең максаты мәктәп укучыларын һәм чыгарылыш укучыларын һөнәрләрнең күптөрлелеге белән таныштыру, булачак һөнәр сайлауда ярдәм итү һәм теләгән һөнәргә әзерлек турында мәгълүмат бирү. Чара барышында укучыларга "һөнәри омтылышларны билгеләү"дигән һөнәри юнәлеш бирүче сораштыру-тестлар үткәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев