«Гадел Россия» партиясе лидеры, Дума фракциясе башлыгы Сергей Миронов хезмәт өчен түләүнең минималь күләмен (МРОТ) 60 мең сумга кадәр күтәрергә тәкъдим итте. Бу хакта РИА Новости яза.
Россиядә 2026 елның 1 гыйнварыннан МРОТ күләме 27 093 сумга кадәр арткан.
«Минималь рөхсәт ителгән хезмәт хакын 60 мең сумга кадәр булса да күтәрергә кирәк», - диде Миронов РИА Новостига.
Ул минималь хезмәт хакын арттыру барлык төбәкләрдә хезмәт хакларын тигезләргә мөмкинлек бирәчәк, дип өстәде.
Нет комментариев