Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Мобилизацияләнүчеләргә эштән кыскартканда эш урынына хокукны беркетергә тәкъдим итәләр

Дәүләт Думасының хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты башлыгы Ярослав Нилов мобилизацияләнгән гражданнар өчен эштән кыскарткан вакытта өстәмә гарантия бирү турында закон проекты әзерләде һәм аны парламентка тапшырырга ниятли. Документ РИА Новости агентлыгы карамагында бар.

Аңлатма язуыннан күренгәнчә, Хезмәт кодексының 179 маддәсенә төзәтмәләр проекты махсус чор шартларында – мобилизация, хәрби хәл вакытында үз бурычларын үтәгән гражданнар өчен социаль гарантияләрне киңәйтүне күздә тота.

Әлеге инициатива хезмәткәрләр санын яки штатны кыскарткан вакытта эш урынын саклап калуга өстенлекле хокукны аларга беркетүне тәкъдим итә.

Аңлатма язуында әйтелгәнчә, маддәнең гамәлдәге редакциясе кайбер категория хезмәткәрләр өчен берничә ташламаны үз эченә ала инде, алар арасында сугыш хәрәкәтләре инвалидлары, Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм балигъ булмаган балаларның ата-аналары (әгәр әтисе (әнисе) мобилизация яки контракт буенча хезмәт итсә) бар.

Шул ук вакытта, гарантия мобилизация буенча чакыру, Росгвардиягә җибәрү яки Саклану министрлыгы белән контракт төзүгә бәйле рәвештә хезмәт килешүен туктатып торганнан соң элеккеге эш бирүчегә кире кайткан хезмәткәрләргә кагылмый.

Нилов билгеләп үткәнчә, Хезмәт кодексында элеккечә үк хәрби хезмәттән соң эш урынына кайткан махсус операциядә катнашучыларга ярдәм чаралары каралмаган.

Аның искәртүенчә, хәрбиләр, хезмәт хокукларын яклауны да кертеп, мөмкин булган кадәр социаль гарантияләргә ия булырга тиеш. Аның сүзләренчә, әзерләнгән закон проекты әлеге гаделсезлекне бетерергә һәм югарыда күрсәтелгән категория хезмәткәрләренә эштән кыскарткан очракта хезмәт урынын саклап калуга өстенлекле хокукны тәэмин итәргә тиеш.

Тулырак:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев