Мобилизацияләнүчеләргә күпме акча түләнеләчәге мәгълүм булды
Өлешчә мобилизация кысасында хәрби хезмәткә чакырылучыларга аена кимендә 195 мең сум түләнеләчәк. Бу хакта Россия Хөкүмәте булдырган “Объясняем. Рф” порталында хәбәр ителә.
“Махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби хезмәткәр аена кимендә 195 мең сум акча алачак. Акчаның гомуми күләме хәрби званиегә, хәрби вазыйфага һәм кызыксындыру характерындагы өстәмәләргә бәйле булачак”. – дип аңлаткан белгечләр.
Исегезгә төшерәбез: “Россия Федерациясендә өлешчә мобилизация игълан итү турында” Россия Президенты Указында мобилизацияләнелүчеләргә Россия Кораллы көчләрендә контракт буенча хәрби хезмәт үтүче хәрби хезмәткәрләр статусын бирү күздә тотылган. Димәк, аларга “контрактник”ларныкы кебек үк ташламалар: бушлай йөрү, азык-төлек, кием-салым белән бушлай тәэмин итү, торак белән тәэмин итү, дәүләтнең мәҗбүри рәвештә иминиятләштерүе, хәрби хезмәттән азат ителгәннән соң югары һәм урта уку йортына өстенлекле рәвештә керү хокукы, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби хезмәткәрләргә өстәмә социаль гарантияләр карала, дигән сүз.
Моннан тыш махсус хәрби операциядә катнашучылар сугыш хәрәкәтләре ветераны статусын ала. Монысы да кайбер өстәмә ташламаларны күздә тота. Болар:
Коммуналь ташламалар:
* торакны наймга алу һәм аны карап тоту буенча түләүнең 50%ы күләмендә компенсация. Бу торакны идарә итү хезмәтләренә, күп фатирлы йортта гомуми милекне карап тоту һәм ремонтлау, шулай ук капиталь ремонт өчен түләүгә кагыла.
Салым ташламалары:
* милеккә: фатирга, йорт, гаражга салым түләүдән азат итү. Ташлама күчемсез милекнең һәр төре буенча берәр объектка: мәсәлән, бер үк вакытта бер фатирга, бер йортка һәм бер гаражга бирелә;
* алты сутый җиргә салым түләүдән азат итү. Җир кишәрлеге мәйданы зуррак булганда, аермасы өчен түләнелә:
* транспорт салымына ташлама.
Медицина ташламалары:
* ветераннар, хезмәт итү чорында кайсы сырхауханә һәм хастаханәләргә беркетелгән булса, пенсиягә чыкканнан соң, да шунда кала;
* дәүләт гарантияләре программасы кысаларында, чираттан тыш медицина ярдәме алу.
Хезмәт буенча ташламалар:
* үзләре өчен уңайлы теләсә кайсы вакытта чираттагы ял алу. Хезмәт хакы сакланылмыйча, 35 көнгә кадәр ял алу;
* өстәмә һөнәри белем алу хокукы;
* айлык түләүләр һәм пенсиягә өстәмәләр;
*айлык акчалата түләү – 2022 елның сентябренә – 3000 сумнан артыграк;
* тиешле еллар эшләгән өчен, инвалидлык буенча яки туендыручысын югалту буенча пенсия социаль пенсия күләменнән 32%ка артыграк түләнелә.
Хөкүмәт порталында билгеләп үтелгәнчә, субъектлар башлыкларының карары буенча кызыксындыру характерындагы өстәмәләр дә кертеләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев