Мошенниклар, Казанда яшәүче хатын-кызга бушлай УЗИ ясатырга тәкъдим итеп, акчасын урлаган
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы Киберҗинаятьләргә каршы көрәш идарәсенең аеруча мөһим эшләр буенча оперуполномоченные Рәдис Йосыпов «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.
«Аферистлар Казанда яшәүче пенсионер хатын-кызга шалтыраткан һәм йөрәгенә бушлай УЗИ ясатырга тәкъдим иткән. Кабул итүгә язылу өчен СМС белән килгән кодны атавын сораганнар. Соңыннан инде җайга салынган схема буенча эш иткәннәр: аны Украинаны финанслауда гаепләргә мөмкиннәр дип куркыта башлаганнар. Җинаятькә катнашы булмавын раслау өчен, пенсионер хатын-кызга, янәсе, өендә саклаган акчаларына экспертиза үткәрергә кирәк булган. «Экспертиза» уздыру өчен акчаны курьерга – күчмә инкассаторга тапшырырга тәкъдим иткәннәр», – дип сөйләде Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев