Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мошенниклар корбаны булмагыз!

Җинаятьчеләрнең чираттагы корбаны – җирлегебездә яшәүче хатын­ - кыз.

Аңа банк хезмәткәре булып мөрәҗәгать итеп, 482 мең сумга якын акчасын урлыйлар. Прокуратура искә төшерә, бернинди очракта да, беркемгә дә, шул исәптән банк хезмәткәрләренә дә, үзегезнең банк картасы турындагы мәгълүматны җиткерергә ярамый (аның ПИН-коды, CVC коды – картаның артында өч урынлы сан), шулай ук телефонга килгән куркынычсызлык кодлары).

Исегездә тотыгыз, банк хезмәткәрләре күчерү һәм түләү мәсьәләләре буенча беркайчан да клиентларына шалтыратмыйлар. Интернет аша сатуалу башкарганда да, бары тик сатучыга тулысынча ышанган очракта гына, электрон мәйданчыкларда сатып алынган товарлар өчен түләгез. Интернет мәйданчыклары хуҗалары урнаштырган куркынычсызлык тәкъдимнәрен карагыз һәм үтәгез. Алдагы сатып алучыларның фикерләренә игътибар итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев