Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Музей хезмәткәрләре лагерьда кунакта

Бүген музей хезмәткәрләре «Хәзинә» дип исемләнгән мәдәни- мәгариф чара белән «Чулпан» балалар лагерында булып кайттылар.

Лагерның 3 отрядыннан катнашкан балалар әлеге чарада "Татар милли киемнәре" вакытлы күргәзмәсе белән таныштылар, видеоэкскурсия аша музейларга сәяхәт иттеләр, районыбызның тарихи урыннарын тасвирлаган презентация карадылар, "Татар яулыгын кию серләре" мастер- классында катнаштылар, "Башмакчы" милли уенын уйнадылар һәм "Миннән сиңа” викторинасын үттеләр. Ике сәгатькә якын вакыт сизелми дә үтте. Ә балалар, рәхмәт һәм әфәрин сүзләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев