Бүген балаларның 50 процентында күз күрүе начарлануы күзәтелә.
Ерактан начар күрү тенденциясе дөньякүләм проблемага әверелә. Күзнең якынга төбәлеп эшләве, бу органга төшкән йөкләнешнең артуы шундый нәтиҗәгә китерә.
- Күзгә йөкләнеш бүгенге көндә бер яшьтән үк башлана. Балалар әле тәпи йөрергә дә өйрәнмәгән, ә инде гаджет төймәләренә баскалый белә. Бу, әлбәттә бик үк уңай тенденция түгел. Әмма бу замана кешесенә хас күренеш булып санала, безнең күз ерактагы мамонтны күзләүгә түгел, ә якынга карап эшләүгә көйләнә, - ди Республика офтальмология хастаханәсенең глаукома кабинеты мөдире, табиб-офтальмолог Ольга Зверева.
Әмма ерактан начар күрү алга таба бер төркем күз авырулары үсеш алуга китерергә мөмкин. Әйтик, мондый паталогияле кешеләрдә глаукома 5-10 тапкырга ешрак ачыклана. Бу күзнең биомеханик сыйфатлары үзгәреше белән бәйле. Күнең кан тамырлары тышчасы юкару нәтиҗәсендә күз алмасын тукландыру бозыла. Бу рәвешле глаукома 30-40 яшьтә ачыкланырга мөмкин, күз күрүе бозылмаганнарда исә бу авыру гадәттә 55-60 яшьләрдә генә үсеш ала, дип аңлатты офтальмолог.
Нет комментариев