Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Наил Сабиров вафат

Әтнә районыбызда гына түгел, республикабызда да хөрмәтле, дәрәҗәле аксакалыбыз Сабиров Наил Закир улы бүген вафат булды.

Ул 1932 елгы, тиздән аңа 92 яшь тула иде.

Наил абый Сабиров 28 яшендә «Чулпан» колхозы рәисе итеп билгеләнә. Колхозны алдынгылар сафына күтәрде, данын еракларга җиткерде. Халыкның тормышын, көнкүрешен яхшыртуны алгы планга куеп эшләде. Әтнәбезнең дәрәҗәле аксакалы иде. Урыны оҗмахта булсын, гаиләсенә, балаларына, якыннарына Аллаһ сабырлык бирсен.

Наил Сабиров иртәгә, сәгать 10.00дә, Дусым авылы зиратына җирләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

5

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев