Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әтнәдә берәүнең машинасында наркотик матдә табылган

Ниләр генә булмый бу юлларда. Хәвефхәтәре дә, тәртип саклаучылар закон бозу очракларын да ачыкларга мөмкиннәр.

Район Эчке эшләр бүлегенең өлкән дознавателе Айсылу Нигъмәтҗановадан алган мәгълүматлар буенча, районыбыз юлында чит ил машинасы тоткарлана.

– Түбән Кама шәһәрендә яшәүче әлеге машина йөртүченең документларын тикшерү барышында, анда исереклек билгеләре ачыклана. Шуңа да ул машина белән идарә итүдән читләштерелә. Кызганычка каршы, машинаны тикшерү барышында наркотик матдәгә охшаган пакет та табыла. Әлеге урынга тиз арада оператив тикшерү төркеме чакыртыла. Һәм әлеге матдә тикшерүгә җибәрелде. Кызганычка каршы, аның дөрестән дә наркотик матдә булуы расланып кайтты, – диде өлкән дознаватель.

Ни кызганыч, әлеге хәбәр бер дә шатландырмый. Наркотик дигән заман чиреннән балаларыбызны саклыйк. Игътибарлы булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев