Районның Эчке эшләр бүлегенең миграция пунктыннан хәбәр итүләре буенча, 1 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр районда «Нелегал 2026» операциясе үткәрелә.
Әлеге операцияне үткәрү вакытында чит ил гражданнары торган объектлар һәм адреслар буенча махсус тикшерү уза. Моннан тыш, чит ил гражданнарының яшәү һәм эшчәнлек законлылыгы тикшерелә. 5 көн эчендә генә дә операция барышында миграцион законны бозуның 3 очрагы ачыкланган.
Гаепле затлар административ җаваплылыкка тартылганнар.
Нет комментариев