Өчесе дә авыл җанлылар
Язның тәүге бәйрәме ишек кага – ничек шатланмыйсың да, ничек куанмыйсың инде.
Бу көннәрдә хатын-кызларга карата аерым хөрмәт – тәбрикләүләр, чәчәкләр, бүләкләр. Лаеклы да алар моңа. Тормышның кайсы ягына гына игътибар итмә – гүзәл зат буларак та, әни һәм тормыш иптәше буларак та, төрле һөнәр иясе буларак та үзенә бер аерым урын алып торалар. Якты йөзләре, талмас куллары, тынгы белмәс күңелләре – сулар һавага тиңнәр.
Язмамның төп геройлары да, аңлагансыздыр инде, хатын-кызлар. Гап-гади, тыйнак, авыл җирендә гомер кичерүче гүзәл затлар. Өчесе дә әниләр, өчесе дә терлекчелек өлкәсендә хезмәт куялар, өчесе дә бик уңган.
Җәен Мәрҗән авылына килеп чыккач, тау башында урнашкан бу йортка игътибар иткәнем бар иде. Чәчәкләргә күмелгән, сабыйлар уйнар өчен дә матур урын булдырылган бу йорт хуҗалары белән ул вакытта танышып булмады. Вакыты җитмәгән булган, күрәсең.
Венира Фәтхрахманова шушы авыл кызы. Урта белемне Комыргуҗа сигезъеллык мәктәбен тәмамлаганнан соң, Олы Әтнә мәктәбенә йөреп ала. Ул вакытларда мәҗбүри рәвештә яшьләрне колхозда алып калу бар иде. Мәктәпне тәмамлаганда, урта белем алганлык турында аттестат белән бергә нинди дә булса авыл хуҗалыгы һөнәрен үзләштергәнлеккә таныклык биреп чыгаралар иде. Егетләргә – техника белән бәйле иде ул, без – кызларныкы, сыер сава белү хакында. “Оператор машинного доения” дигән кәгазь кенәгә әле дә йөри документлар арасында. Ә Вениралар трактор йөртү мөмкинлеге биргән таныклык алып чыкканнар. Һәм яшь кызга бер ел туган колхозында тракторчы булып эшләргә туры килә. Аннан соң Казанда, сәркатип-машинистка белемен алырга укый ул. Һәм туган колхозында әлеге һөнәре буенча 9 ел эшли.
Тулысынча газетаның 8 санында укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев