“Өебез кечкенә булса да, ике көн туй уздырдык”
Элек шулай иде бит ул – Гыйниятовлар да гореф-гадәткә тугры калып, җомга – яшьләр, шимбә көнне өлкәннәр белән бәйрәм итәләр.
1975 елның 27 гыйнвары көнне Күлле Киме авылында яңа гаилә барлыкка килә.
Ә быел Йолдыз һәм Габделхәй Гыйниятовлар “Алтын туй”ларын каршы алдылар. Аларның зур маҗаралар аша гаилә төзүләренә 50 ел узган. Югыйсә, карлы-буранлы 1975 елны кияү егетенең үзе эшләгән “Газик” машинасында кыз алып кайтырга дип Казанга юл тотуы, кәләш белән кайтканда юлда батулары, бәхеткә “Беларусь” тракторы очрап, аның Әлдермешкә кадәр тарттырып алып кайтуы, шуннан яшьләрнең машинада төн уздырулары, икенче көнне генә авылга кайтып җитүләре – алар өчен әле генә кебек. Әмма бу – үзе бер тарих...
Ә бүгенгеләре бәхеткә төренеп, куанычта-шатлыкта уза аларның. Ишегалларына килеп керүгә, табигать дөньясына эләккәндәй буласың; өй буйлап та, ишегалдында да чәчәкләр үсеп утыра. Чалт иткән аяз, кояшлы көнне өйләренә керәселәре дә килмидер, валлаһи! “Матурлыкны бик яратабыз”, – диләр үзләре.
Тормыш юлларына күз салсак, алар икесе дә Күлле Киме авылында туып-үсәләр.
Тайфә апа белән Сәлихҗан абый Шәйхиевләрнең яраткан, төпчек кызлары булып туып-үсә Йолдыз апа. Шактый ишле гаиләдә алтынчы бала була ул. Ә менә Габделхәй абый гаиләдә үзе генә үсә. Дөресрәге, игезәге вафат була аның.
Әлбәттә, беренче чиратта бәхетле тормыш итү серләре белән уртаклашуларын үтендем.
–Барыннан да бигрәк бер-береңә юл куярга кирәк, – диләр алар. Бу уңайдан, кылт итеп татар халкының: “Сабыр төбе – сары алтын шул ул”, гыйбарәсе искә төште. Юкка гына никах яки туй мәҗлесләрендә аеруча бер-береңә карата сабыр булуны теләмиләр...
–Ул гына да түгел, бер-береңне ярату, аңлау да бик мөһим. Әлбәттә, хезмәт сөюдән башка мөмкин дә түгел, – диләр Гыйниятовлар.
Хезмәтне искә алулары бер дә юкка түгел, анысы да бик хикмәтле вакыйгалар белән бәйле. Йолдыз апага килсәк, 21 ел дәвамында Күлле Киме участок больницасында санитарка булып эшли. Үз гомерендә бер генә тапкыр булса да больница хезмәткәре белән очрашмаган кеше юктыр ул. Шуңа күрә Йолдыз апаның ул якта яшәүчеләр арасында шактый популяр булуы аңлашыладыр.
Больница ябылгач, кумәк хуҗалыкта эшли башлый: терлекчелектә көч куя – сыер сава, бозаулар тәрбияли. Хәер, авылда яшәүченең хезмәте күмәк хуҗалык эше белән параллель бара инде ул. Йолдыз апа һәр эштә дә актив катнаша. Үзәгенә үткән, күрәсең, әнә бит:
– Ул чөгендерне әле дә күралмыйм мин, – ди.
Ә Габделхәй абыйның әнисе – Әминә, әбисе – Фәрхинур, әтисе Габделнур исемле була.
– Мине әни белән әби үстерде, – ди ул.
Шунда Йолдыз апа да аның сүзләрен куәтләп:
– Озак еллар әбиләр белән яшәдем – 2 каенанам булды. Иремнең әнисе белән 33 ел бергә яшәдек, – ди.
Габделхәй абый Күлле Киме урта мәктәбен тәмамлагач та, күмәк хуҗалыкта ат җигеп эшли башлый. Бозауларга запарниктан су һәм азык ташый. Чәчүгә дә йөрергә туры килә.
Соңрак Олы Әтнәдә укып, шофер була. Әнә шул елларны өйләнә дә инде ул. 4-5 елдан соң аягы сызлый башлагач, машинаны да ташларга мәҗбүр була. Берара күмәк хуҗалыкта төрле эш башкара. Ындыр табагында, ашлык суырта торган “ЗАВ”та эшләгән елларны әле дә сагынып искә ала ул.
2 бала – 2 егет тәрбияләп үстерәләр алар. Олысының инде үз гаиләсе бар: уллары, 1977 елгы Илдар Йолдыз апа туып-үскән, бабай-әбисе нигезендә яши, Ары карьерында эшли. Җәмәгате Алсу белән 4 бала – Илнар, Ильмир, Әдилә, Айгизә исемле балалар тәрбиялиләр. Кече уллары Илфар исемле. “Кызганычка каршы, парлы тормышы барып чыкмады әле. Югыйсә, кулыннан килмәгән эше дә юк”, – дип авыр сулыйлар.
Сөйләшә торгач, бик кызык фактлар ачыклана бит ул. Гыйниятовларның да якыннан танышу тарихлары бик кызыклы.
Шушы ук Күлле Киме урта мәктәбенең X сыйныфын тәмамлагач, Йолдыз Шәйхиева зур планнар белән Казанга юл тота. Чыннан да ул елларны асфальт юлы булган, мәдәният ялкыныннан бөтен шәһәр кайнап торган җиргә китү бик зур вакыйга иде. Әлбәттә, бик зур тәвәккәллек тә таләп итә иде. Йолдыз апа биредәге бер училищеда контролерлыкка укып чыга.
–Апайлар Казанга урнашып, тормышка чыктылар. Мине дә Казанга чакырдылар. Шулай итеп шәһәр кызы булып киттем. Контролерлыкка да укыдым, Казанның данлыклы 16нчы заводында да эшләдем, – ди Йолдыз апа.
Укыганда стипендиясе күп булмаса да, яшәве апайларында булгач, авылга кайтып-китү өчен ярап куя. Дөрес, ул вакытта автобус булмау сәбәпле, “көне буе кайтып, көне буе киткән” вакытлары шактый була. “Машина арбасында, бидон араларында күп йөрдем”, – ди.
Әнә шулай тормышы да көйләнеп, җайлап кына шәһәр кызына әйләнеп килә ул... Менә шушы фикерне ишеткәннән соң, аңа, тел очымны борчып торган сорауны бирмичә кала алмадым: “Ә нишләп Казаннан кайтырга булдыгыз соң?”
– Менә ич бу алып кайтты! – дип ярып салды Йолдыз апа.
Бу сүзләрдән соң өчебез дә рәхәтләнеп көлдек. Миңа бу бары кызык тоелса, Йолдыз апа бераз ачуы килеп, күрәсең, ә Габделхәй абый “Тәки минемчә булды бит, барыбер алып кайттым”, дип көлештек бугай.
Чынлыкта, Йолдыз апай сөйләгән вакыйгалар барышын ашыктырам икән ләбаса! Шул елларга күз салсак, кабат кызык факт дип гаҗәпләнергә туры килә инде – аның Харис исемле абыйсы Күлле Киме мәктәбендә Габделхәй абый белән бергә укый һәм еш кына аңа: “Кияү” дип эндәшә торган була. Әнә шул сүзләре “Әәмииин” дигән мизгелгә туры килә, күрәсең... Гомумән алсак, яшьләр барысы 2,5 ел дәвамында бер-берсен яратып, сынап йөриләр.
Ә кышкы зәмһәрир суык көннәрнең берсендә ике яшь йөрәк бердәй булып тибә башлый. Ул вакытта әти-әниләр дә исән-саулар, шөкер, оныкларны сөеп куанырга өлгерәләр. Әлбәттә, заманына күрә бар да ал да гөл дип булмый. Шулай да ул чордагы авыр тормыш юлларын искә алып тормыйк, аның каравы, еллар узгач барысы да җайлаша, җиңеләя. Кыскасы, урам башында гына торган Йолдыз апаны алып төшкәч, Габделхәй абыйның да тормышы көйләнә. Казаннан ничек итеп алып кайтуы турында язып уздым инде, ә авылда, киленне, бизәгән җиңел машина белән алып төшә. “Туйны да тиешенчә, ике көн уздырдык”, – ди ул.
– Кечкенә өйдә җомга, шимбә көннәрне бәйрәм иттек, – дип өсти Йолдыз апа.
36 ел хезмәт стажлы Йолдыз апа пенсиягә – 2010 елны, ә Габделхәй абый 60 яше тулгач чыга. Габделхәй абый, үз сүзләре белән әйтсәк, “армиягә дә бармыйча эшли дә эшли”. Кызганыч, бик күп чордашлары кебек үк пенсияләре бик аз.
–Тормышта авыр чаклар да булгалады. Яшьлек белән сизелми, күрәсең, – диләр алар.
Авыр чаклар дигәннән, үзара әңгәмәдә өйләнешкән чордагы иске мунча, капка-койма, лапасларны да искә алдылар. Ә бүгенгедән бик канәгать алар. “Пенсиясе дә җитә, зарланып әйтмибез без”, – диләр.
Кабат Габделхәй абыйга әйләнеп кайтыйк. Дин юлында ул, әле дә зират җыештыруда, җеназа мәрасимнәрендә актив катнаша.
–Тормыштан бик канәгать без, – диләр беравыздан. – Шушы тормыштан Раббыбыз аермасын.
Ә яшьләргә киңәшләре шул – авыр вакытларны җиңелрәк итеп уздырып җибәрергә кирәк, матур тору, тату яшәү барысын да оныттыра, дип саныйлар.
–Берең кызганда икенчеңнең күп сөйләшмичә, тын торуы хәер, – дип тә көлдерделәр.
Менә шундый бай тормыш тәҗрибәсенә ия, тату гаилә яши Күлле Кимедә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев