Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

«Өйләребез җылы, якты булсын, без шуның өчен тырышабыз»

Яңа елга санаулы көннәр калганда, һәр елны игелекле һөнәр ияләре – энергетиклар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.

Бүгенге тормышыбызны, яшәешебезне электр энергиясеннән башка бер генә минутка да күз алдына китерә алмаган чорда әлеге һөнәр ияләренең иңендә 
никадәр олы җаваплылык, зур вазифа булуын күзаллавы кыен түгел.

Кыскача мәгълүмат

Елның иң кыска көнендә – 22 декабрьдә илебез энергетика 
хезмәткәрләре көнен билгеләп үтә. 
Бу дата очраклы гына сайланмаган. Бәйрәм 1966 елда СССР Югары Советы Президиумы Указы белән 
гамәлгә куелган. Дата 1920 елның 22 декабрендә Советларның VIII Бөтенроссия съездында Россиянең дәүләт электрлаштыру планын (ГОЭЛРО) раслау белән бәйле. Нәкъ менә шушы съезддан Энергетик­лар көне тарихы башлана.
Энергетика – җәмгыять 
үсеше нигезе, бөтен тормышы­
быз шуңа бәйләнгән. Сәнәгать 
предприятиеләре, дәүләт уч­
реж­дениеләре, мәктәпләр, 
больницаларның өзеклексез 
эше, йортлардагы җылылык һәм уңайлылык турыдан-туры әлеге һөнәр ияләренең хезмәтенә бәйле. 
Якынлашып килгән һөнәри 
бәйрәмнәре уңаеннан Биектау 
районы электр челтәренең Әтнә участогы җитәкчесе Илдар Сабиров белән сөйләшәбез.
– Илдар, иң элек эшегез ту-
рында сөйләшкәнче, үзегез 
белән таныштырып китсәгез 
иде. Ни өчен энергетик һөнәрен сайладыгыз? Бу өлкәдә озак еллар эшлисезме? 
– 1996 елны, ул вакыт­
тагы Мәскәү энергетика 
институтының Казан филиа­
лын тәмамладым. Арча РЭСына 
электромонтер булып эшкә кер­
дем. Багана башына менеп йөри башладым. Әни мәрхүмнең мине төзүче итәсе килә иде. «Улым төзүчеләрнең эшләре дә күп, кесәләрендә акчалары да йөри икән», – ди. Әмма әтием энер­гетик минем. Ул подстанциядә эшләп, аның эшен карап үстек. Дөресрәге, без подстан­ция эчендә тордык. Шуңа кан­га сеңгәндер инде, электрчы буласым килде. Арча электр челтәрендә эшли-эшли дис­петчер булдым. Аннары өлкән диспетчер, соңрак яңа абонент­ларны тоташтыру буенча инже­нер булып эшләдем. 2018 елны Әтнә электр челтәре директоры 
«Өйләребез җылы, якты булсын, без шуның өчен тырышабыз» Яңа елга санаулы көннәр калганда, һәр елны игелекле һөнәр ияләре – энергетиклар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр
булырга тәкъдим иттеләр. Һәм 
мин риза булдым. Әтнә халкы 
бик акыллы, аңлашып эшлибез. 
Җитәкчеләрнең дә ярдәме бул­
ды, ул вакытта район башлыгы 
Габделәхәт Гыйлемханович иде. 
Аңлашып эшләдек.
– Сез гомерегезне әлеге 
өлкәгә багышлагансыз. Эшли 
башлаган еллар белән ча-
гыштырганда энергетика 
өлкәсендә үзгәрешләр бик зур-
мы?
– Бик зур – күк белән җир арасы дияр идем. Без эшкә 
кергәндә, безгә махсус кием 
буларак өскә кияргә телогрей­ка бирәләр иде. Аякта каткан, 
асты резинкалы итек, сырган 
чалбар. Хәзер егетләр кигән 
махсус киемнәрне күреп, исең 
китәрлек. Дөресен әйткәндә, 
алар белән космоска очып була, шулкадәр заманлаштырылган. 
Барысы да куркынычсызлык 
өчен эшләнгән. Бүгенге көндә 
егетләр кигән махсус киемнәр, 
хәтта, янмый да. Эшли баш­
лаган елларда «вышка» дигән 
әйберне күргән дә юк иде. Хәзер «вышка»сыз баганага менү дә бик сирәк. Бары бик кирәк булган очракта гына булырга мөмкин. 
 Эш тәртибенә килгәндә, без 
хәзер багана утын өзмичә дә эшлибез. Моның өчен махсус 
җиһазлар бар. Хәзерге вакытта һәрбер ут өзү финанс югалтуга китерә. Шуңа да без хәзер утны өзми ба­гананы да, чыбыкны да, хәтта трансформаторподстанция­сен дә алыштыра алабыз. Элек ут өзелү шулай булырга тиеш кебек кабул ителгән. Өзелдеме өзелде, азрак түзәсең инде. Хәзерге җиһазлар белән элек­кене чагыштыра торган да түгел. Хәзер Казан шәһәрендә кешесез подстанцияләргә кадәр бар. Ягъ­ни мәсәлән, бер зур компьютер – үзе куша, үзе өзә, үзе контрольдә тота.
– Мондый технологияләр 
кешене эшсез калдыра инде?
– Юк, дип уйлыйм. Барыбер 
дә кешесез булмый. Болар бит 
роботлар, бары әйткәнне генә 
эшлиләр. Кешене эшсез калдыру куркыныч нәрсә, әлбәттә. Әмма моны эшсез калдыру түгел, киресенчә, хезмәтне җиңеләйтү дип карарга кирәк. Адәм бала­
сы ялгышырга да мөмкин. Ә 
менә бу электроника кеше ха­
тасы факторын кире кага, дип 
аңларга кирәк.
– Сөйләшүебезне бүгенге 
коллективның эшчәнлеге 
белән дәвам итәсе килә. Бүгенге көндә күпме кеше эшли? Күп оешмалардагы кебек сездә дә кадрлар кытлыгы бармы?
– Коллективта бары­сы 30 кеше эшли. Инженер­лар, монтерлар – бик акыллы, профессиональләр. Еллар буе тупланган кадрлар составы дип әйтергә була. Кадрлар кытлы­гы бездә юк, Аллаһка шөкер. Башка районнарда бар, бигрәк тә Казанга якын булганнарын­
да. Бездә һәр өлкәдә 100 про­
цент комплектация, һәр кеше 
үз урынында, һәр кеше эшли, 
һәр кеше үз хезмәтенең остасы. 
Араларыннан берничәсен атап 
үтәсе килә: диспетчер хезмәте 
җитәкчесе Искәндәр Габдрахма­нов, мастер Ренат Хәбибуллин, инженер Рәфыйкъ Сәгъдиев, Альбина Лотфуллина, Гөлназ Сабирҗанова – болар барысы да алдынгы, тырыш урта звено җитәкчеләр. Гомумән әйтә башласаң, 
һәрбер монтер турында ае­
рым сөйләргә, язарга мөмкин. 
Һәрберсе үз эшенең чын остасы, бер тапкыр да сынатмадылар. Сигез ел эшләү дәверендә минем бер тапкыр да тавыш күтәргәнем булмады. Шуңа да Әтнә халкын бик яратам. Бик эшчән, тырыш 
халык яши биредә.
– Эш күләме турында да 
әйтеп китсәгез иде.
– Безнең карамакта барысы 
600 чакрым линияләр, 223 ком­
плектлы трансформаторлы под­
станция, ике зур подстанция бар. 
– Түбән Көек белән Олы Әтнәдә... 
– Сез ул подстанциядәге эш 
барышын гел күзәтеп торасыз-
дыр инде?
– Әйе, б езнең тәүлек дәвамында эшләүче аерым дежур бригадалар бар. Соста­вында – ике монтер, бер ма­шина йөртүче. Безнең һәрбер линияләрне карап чыга торган графигыбыз бар. План-график «обход»лар ярдәмендә ясала. Быелны Олы Мәңгәр авылында хәйран зур күләмдә эш башка­рылды. Югары Көектә багана­лар алышынды, бик начар хәлдә иделәр. Шулай ук авыллардагы авария хәлендәге күп кенә бага­наларны алмаштырдык.
– Багана алыштыру өчен 
сезгә мөрәҗәгать итәләрме?
– Юк. «Обход» вакытында 
егетләр карап чыгалар. Мастер­
лар планга кертә һәм акрынлап 
эшләп барабыз. 
– Эшсез торганыгыз юк, димәк?
– Юк, әлбәттә. 24 сәгать дәвамында эшлибез. Иртәнге сәгать 8.00дән 17.00гә кадәр генә түгел, тәүлек дәвамында эшлибез. 
– Илдар, бүгенге көндә 
«акыллы» счетчиклар урнаш-
тыру дәвам итәме? Бу эш кем 
өчен бушка, ә кемнәргә түләүле 
икәнен дә аңлатып үтсәгез иде?
– Дөрестәндә, «акыллы» 
счетчиклар турында бик күп 
кеше белә. Аннан зарланучы­
лар да бар, акчаны күп саный, 
дип. Аның монысы күп сана­
мый, киресенчә, элеккесе аз са­
наган күрәмсең. Чөнки бу при­
борны ялганлап булмый, бу 
бит инде компьютер. Хәзер за­
кон буенча учетка алу приборы 
«Сетевая компания» балансына 
күчте. Элек учетка алу прибо­
рын кеше үзе куя иде. Счетчи­
гын куя, эшен бетерә, без ки­
леп тоташтырабыз гына. Әмма 
хезмәт итү вакытын (срогын) 
тикшерү бар. Өч фазалыныкы 
– ун ел, бер фазалыныкы – 16 
ел. Ул срок үткәч, кулланучы 
үзе эшләргә тиеш иде – алыш­
тырамы ул аны, тикшертәме. 
Ә хәзер закон буенча ул безгә 
күчте. Һәм шуның өчен «акыл­
лы счетчик­лар» куябыз. Ул хәтта электр энергиясенең сыйфа­тын күрсәтә. Язып, күрсәткечен бирә. Безнең өчен яхшы прибор инде ул. Безгә бик нык булы­ша. Аңа карап, без хәзер кайсы авылда ут беткәнен дә күрә ала­быз. Мәсәлән, кайбер кешенең өйдә уты бетсә, ул олы ке­ше, яки читтән к а й т ы п  к ы н а йөрүче кеше булырга мөмкин. Ут беткәнен ул белми, ул белмәгәч, без дә белмибез. Һәм аның суыт­кычы ага, газы туктый. Ә әлеге 
прибор ярдәмендә без анда ба­
рып эшли алабыз. 
Зарарланганны төзәтү өч 
өлештән тора: беренчесе –безгә хәбәр килү, икенчесе – сәбәбен табу, өченчесе – төзәтү. Икен­чесен, өченчесен без көйлибез, әмма элек безгә вакытында хәбәр килми иде. Ә хәзер моны­сы да үзебездә булачак. Ә менә яңа абонентларга счетчик кую 
түләүле рәвештә башкарыла. 
– Бәйрәм уңаеннан әйтер 
сүзегез?
– Хезмәткәрләрне бәйрәм 
белән котлыйм. Исәнлек саулык, гаилә бәхете телим. Өйләрегездә җылы, якты булсын. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев