Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Октябрьнең соңгы атнасында алты көн эшләячәкбез

Быел көзен безне алты көнлек эш атнасы көтә. Ул 28 октябрьдән 2 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта Дәүләт Думасы искә төшергән.

Сәбәбе – 2 ноябрь ялының сишәмбе – 30 апрельгә күчерелгән булуы (1 майда озаграк ял итү өчен). Шуңа күрә бу көнне безгә эшкә чыгарга туры киләчәк. Шул ук вакытта 4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Хезмәт кодексы нигезендә, бәйрәм көне алдыннан килүче эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскара. Димәк, шимбә – 2 ноябрьдә кыска эш көне күздә тотыла. Шуннан соң республикада яшәүчеләрне өч көнлек эш атнасы көтүен дә искәртеп үтик. 6 ноябрьдә Татарстанның Конституция көне билгеләп үтелә чөнки.
Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев