Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Өлкәннәр көне»ннән фоторепортаж

Районыбызда барысы 3559 өлкән яшьтәге ветеран яши. Бездәге барлык халыкның 40 процентка якынын тәшкил итә алар.

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техни­кумының актлар залында Өлкәннәр көненә багышланган чара узды.
Башка елларны театр бинасында уза иде ул. Әллә әнә шул Олы Әтнәнең бер ягыннан икенче башына күчеп “пропика”сын алыштыру сәбәпле, әллә эш башкада, тик аның быелгысы үзгәрәк булды. Өлкәннәребез уку йорты ашханәсендә сый-хөрмәт тулы табын артында кунак булдылар. Аннан соң, актлар залындагы сәхнәдә чыгыш ясаган җитәкчеләрне һәм концерт номерларын карап узды. Чынлыкта, рәхәтләнеп күңел ачты өлкәннәребез. Шулай булмый ни, аларны тормыш маяклары, алдан юл яручылар дип зурладылар. Бу очракта җаваплыларның да бәйрәм чарасын тиешле югарылыкта уздыруларын билгеләргә кирәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев