Аны олуг юбилее белән Олы Әтнә авыл җирлеге хезмәткәрләре, районның ветераннар советы рәисе Хәмит Галимҗанов котладылар.
- Мине зурладыгыз, рәхмәт сезгә. Һәркайсыгыз игелек күрегез, диде ул үзен котларга килүчеләргә.
Гөлчирә апа 4 сыйныфны тәмамлагач, колхозда эшли башлый. Баштарак әнисенә ияреп йөрсә, сонрак үзе алдынгы хезмәткәргә әйләнә. Колхозда сыер сава. Аннары Казанга эшкә чыгып китә. 24 ел төзелештә эшли. Лаеклы ялга чыккан әнисен карарга авылга кайта.
Нет комментариев