Олы Мәңгәр авылы китапханәсе кунаклар кабул итте
Хәбәрләр

Олы Мәңгәр авылы китапханәсе кунаклар кабул итте

Китапханәгә Олы Мәңгәр балалар бакчасынын зурлар группасы булды.

Булачак китап укучылар китапханә, аның төзелеше, тәртибе белән таныштылар, китапханәдә үз- үзенеңне тоту кагыйдәләре, китапның төзелешен өйрәнделәр.

Уен өлешендә әкиятләрне, әкият геройларын тану, китапларны тану кебек уеннар, татарча " Мактанчык чыпчык" мультфильмын карау булды.

Балаларга китап укунын файдасы, китапларны саклау, кадерләү буенча киңәшләр бирделәр. Гөлзидә апалары Г. Тукайның «Сабыйга» шигырен укыды.


Нет комментариев