Нәбирә Гыйматдинованын 70 яшьлек юбилее уңаеннан, аның иҗатын яратучылар белән «Поэтик проза остасы» исемле әдәби кичә булды.
Кичә барышында язучының тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар.
Катнашучылар Нәбирә Гыйматдинованың әсәрләре турында үз фикерләрен җиткерделәр. Нәбирә Гыйматдинованын китап укучылар күңеленә үтеп керерлек әсәрләр иҗат итүен, аның уникаль сәләте өчен заманыбызның иң күп укыла торган татар язучыларының берсе булуына тагын бер кат ышандык.
Китапханәгә килүчеләр язучының китаплары, әсәрләре белән якыннанрак таныштылар. «Фәрештәләр» әсәренең аудио язмасын тыңладылар.
Нет комментариев