Олы Мәңгәр авылында «Бәхетле балачак» дигән бәйрәм чарасы үтте
Олы Мәңгәр авылында, мәдәният йорты янындагы балалар мәйданчыгы территориясендә, «Татарстанда җәй» проекты кысаларында балалар өчен «Бәхетле балачак» дигән бәйрәм чарасы үткәрелде.
Балалар төрле актив уеннарда, кызыклы спорт ярышларында, күңелле командалы эстафеталарда бик теләп катнаштылар. Алар өчен күпсанлы сюрпризлар һәм бүләкләр оештырылды. Шулай ук балалар күмәкләшеп җырладылар, заманча биюләр биеп, чын күңелдән ял иттеләр.
Балалар өчен махсус күңел ачу мәйданчыгы оештырылды.
Анда батутлар, шулай ук баллы мамык һәм тәмле попкорн сату нокталары эшләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев