Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Орнитологлар кемнәр алар?

Күңгәр урта гомуми белем мәктәбендә Орнитологлар көне уңаеннан күңелле, кызыклы һәм файдалы очрашу булып узды.

Очрашуга “Ашыт” дәүләт комп­лекслы табигать заказнигы башлыгы Илшат Шәйхетдинов,  белгечләр — Рәшит  Әхмәтҗанов, Гөлнара Габдрахманова, Талия Хурамшина килде.
Гөлнара Габдрахманова 1 һәм 2  сыйныф укучылары белән Орнитолог­лар көне уңаеннан әңгәмә уздырды. Укучылар  «Орнитолог кем ул?», «Орнитологлар кайда эшли?» – дигән сорауларга җаваплар таптылар. Очрашу барышында укучылар орнитолог, биология фәннәре докторы Илгизәр Рәхимовның безнең районга кайтып кошларны өйрәнүе турында да күп мәгълүмат белделәр. Ул хакта кызыксынып тыңладылар.
Белешмә
Орнитологлар – кошлар дөньясын өйрәнүче галимнәр. Аларны төрле яклап өйрәнәләр: кошларның төрләре, аларның яшәү рәвеше, миграцияләре, үрчүләре, киемнәре, тукланулары, тавышлары һәм башка бик күп нәрсәләр. Орнитолог тикшеренүләре кошларның яшәү урынын саклау да, төрләрне югалудан коткаруда зур өлеш кертә.
Ә Талия Хурамшина укучылар белән мастер-класс уздырды. Мастер-класс барышында укучыларга кошларны тану, аларның яшәү рәвеше һәм сак­лау мөһимлеге турында кызык­лы мәгълүматлар бирде. Барлык укучылар өчен осталык дәресе күңелле һәм мәгънәле булды.
Гөлнара Габдрахманова “Беренчеләр хәрәкәте” оешмасында торучы укучылар белән “Кошлар – безнең дусларыбыз” темасына  викторина уздырды. Укучылар сорауларга төгәл һәм дөрес итеп җавап бирделәр. 
9 сыйныф укучысы Назлыгөл  Шиһапова Татарстан Респуб­ликасында уздырылган Халыкара «Марш парков-2024» конкурсының республика этабында катнашкан иде. Аның рәсеме «Приз зрительских симпатий» номинациясендә җиңеп чыкты һәм  блокнот тышлыкларына урнаштырылды. Гөлнара Ильяс кызы әлеге блокнотны Назлыгөлнең үзенә, тапшырды.
Очрашуны күңелле мизгелләр белән тәмамладык. «Синичкин день» флешмобын оештыруга үз көчен керткән укытучыларга грамота, катнашкан һәр укучыга да  рәхмәт хаты тапшырылды.
Лалә Әхәтова, Күңгәр урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев