Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Оят качса – вәхшилекне көт

Район авылларының берсендә күрше Мари республикасыннан килгән ир заты көтүче булып эшкә урнаша.

Берничә тапкыр “ерак булмаган урыннарда утырып чыккан”, җитмәсә, үтерү кебек куркыныч маддәләр өчен җәзага тартылган адәм заты белгән һөнәрен җуймый, күрәсең. Биредә дә ул кичке якта ялгыз яшәүче олы кешенең йортына бәреп керә. Йорт хуҗасына тән җәрәхәтләре ясап, аның 250 сум акчасын тартып ала. «Әлеге эш буенча Биектау районы тикшерү комитеты тарафыннан җинаять эше ачылды» – ди Эчке эшләр бүлегенең Тикшерү бүлекчәсе җитәкчесе Марат Әмиров. Әлеге адәм заты ике айга кулга алынды. Тикшерү дәвам итә”. Шул ук вакытта бүлекчә җитәкчесе юлларда тиешле тизлекне сакламау сәбәпле килеп чыккан һәлакәтләр турында да кисәтеп узды. Быел яз көне әнә шундый очрак бер райондашыбызның үлеменә китерде.

Бу эш буенча да тикшерү бара

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев