Пакетлы чәйнең нинди авырулар китереп чыгаруын ачыклаганнар
Күпләр эштә һәм өйдә пакетлы чәйгә өстенлек бирәләр. Гаҗәпләнерлек тә түгел, чөнки мондый эчемлекне әзерләү тиз дә, уңайлы да. Шулай да РБК Life, экспертлар фикерен өйрәнеп, пакетлы чәйнең өч җитешсезлеген тапкан.
Чәй тутырылган пластик пакетлар чәйгә миллиардлаган микро- нанокисәкчекләр чыгара. Канаданың Макгилл университетындагы бер төркем галим әнә шундый фикергә килгән. 95 градуслы суда бер пластик пакет якынча 11,6 млрд микропластик кисәкчәсен һәм 3,1 млрд нанопластик кисәкчәсен (полиэтиленфталат һәм нейлон) бүлеп чыгара. Бу матдәләр сыеклык белән бергә кеше организмына керә. Әлегә нанопластикның кеше сәламәтлегенә зыяны тулысынча өйрәнелмәсә дә, соңгы тикшеренүләр күрсәткәнчә, әлеге кисәкчәләр канга һәм органнарга таралып, ялкынсыну, агулану китереп чыгара һәм бавырда үзгәрешләр барлыкка килә. Табиб-терапевт Сергей Панкратов аңлатканча, судагы микропластикның кешеләрнең сәламәтлегенә зыян китерүе турында төгәл мәгълүмат әлегә юк. Галимнәр чәй пакетларындагы микропластиканың тәэсирен дафнияләрдә (кечкенә кысласыманнарда) тикшергәннәр. Әлбәттә, кысласыманнар аның тәэсирендә үлмәгәннәр, әмма тәртипләре үзгәргән, тумыштан килгән кимчелекләр активлашкан. Шулай ук кәгазьне ныгыту өчен җитештерүчеләр эпихлоропидин, шеш китереп чыгаручы канцероген (бу хайваннарда тикшеренүләрдә расланган) кулланырга мөмкин. Шикләнмәс һәм тискәре нәтиҗәләр турында борчылмас өчен, чәй пакетын кулланудан баш тартырга мөмкин. Чәйнектә гадәти чәй әзерләргә була. Чөнки күпләргә таныш булган эчемлекне даими куллану атеросклеротик һәм йөрәк-кан тамырлары авырулары куркынычын киметергә, шулай ук гомер озынлыгын арттырырга сәләтле.
Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев