Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Парлы гомер – ямьле гомер

Рәхинә Һәм Рафаэль Мадьяровлар туган илгә булган мәхәббәтләрен хезмәтләре аша исбатлаганнар.

Гаилә ныклыгын, бердәм­леген саклап, 60 елдан артык бергә аңлашып яшәгән парлар һәрвакыт хөрмәт һәм сок­лану уята.
Мадьяровлар гаиләсе рай­оныбызның үрнәк гаи­ләләренең берсе. Икесе дә Күңгәр авылы җирлеге кешеләре. Бер үк мәктәптә, бер үк сыйныфта белем алалар, балачактан бер-берсен белеп үсәләр. Шуңа күрә кайсы мизгелдә мәхәббәт хисләре кабынып киткәнен анык кына әйтүе дә авыр. 
Рафаэль абый Югары Шашы авылында туып-үсә, шунда ук 4 сыйныф белем ала. Аннан соң 3 ел Күңгәр авылында укый. Булачак җәмәгате Рәхинә дә биредә белем ала. Рафаэль абый укуын дәвам итәргә теләп, Әтнә мәктәбенә китә. Рәхинә апа колхозга эшкә керә.

Рафаэль

...Рафаэль һәм бертуганнары әти-әнисе Гарифҗан белән Мөнәвәрәнең җылы кочагында өч ир-егет булып үсәләр. Әти-әниләренең ярдәмчеләре булалар. Әти-әниләре гомер буе колхозда эшлиләр. Әтиләре Бөек Ватан сугышында катнаша. Сугышта бик нык яраланып кайта. Яралануы бик хикмәтле килеп чыга. Урман буйлап барганда бер юан ботакның бер башына баса. Икенче башында мина яшеренгән була. Көчле шартлау булса да, теге ботак аны саклап кала. Әмма бераз зәхмәте тия. Мәскәүдә госпитальдә озак ята. Аны 1нче төркем инвалид буларак, өенә кайтаралар.
1939 елгы олы абыйсы Наил авылда яши. Колхозда электрчы булып эшли, узган ел гүр иясе булган. 1949 елгы энесе Фидаиль Казанда төзелештә эшли. Кызганычка каршы, яшьли фаҗигале төстә вафат була. 
Рафаэль абый мәктәпне тә­мам­лагач, төзелеш институтына укырга керергә хыяллана. 
Бәхетенә каршы, институтка укырга кергәндә авыл мәктәбен тәмамлап килүчеләргә инша язмыйча, әңгәмә ярдәмендә генә укырга керү мөмкинлеге бирелә. Шулай итеп Рафаэль абый төзелеш институты студенты була. Ә Рәхинә апа теләге булса да, авылда кала. Шулай булса да, ике яшь йөрәк арасындагы мәхәббәт ялкыны очкынлана гына бара. Өйләнешүләре дә уйламаганда гына була аларның. 
– Дус егетем үзенең туена безне Рәхинә белән парлап чакырды. Тәнәфескә чыкканда карыйм, Рәхинәне күзәтеп, күзләре төшеп йөргән егетләрнең дә барлыгын күрәм. Алар туйда түгел, ә карарга килүчеләр арасында. Аннары Рәхинәдән колак кагармын ахыры, дигән уй күңелне борчып куйды. Ике дә уйлап тормадым, Рәхинәне җитәкләдем дә, туй барган йорт каршында гына яшәгән әтинең сеңлесе тора иде, аны шуларга алып кереп киттем. Шулай итеп, 1964 елның май бәйрәмендә дус егетем белән бергә без дә Рәхинә белән язылыштык, – дип искә алды ул елларны Рафаэль абый.
Институтны тәмамлап, кулына диплом алырга тиеш булса да, иң элек кулына повестка тоттыралар аның. Шулай итеп, Рафаэль абыйны армия сафларына алалар. Казаннан Саратовка кадәр баргач, икенче эшелонга төяп, аларны Грузия ягына алып китәләр. Юлда барганда Ереванга барулары билгеле була. Ленинакан шәһәренә барып төшкәч, вагонга кечерәк генә буйлы бер полковник керә, һәм кемнең Казаннан булуы белән кызыксына. “Без барыбыз да Казаннан”, – дигән җавапны ишетә ул. Һәм ул: “Ә кем Әтнәдән?” – дип сорап куя. 
Рафаэль абый үзенең Әтнә ягыннан булуын әйтә. Таныш булмаган полковник аңа машинага чыгып утырырга куша, һәм тагын бер Әтнә егетен алып шәһәргә кайтып китәләр. Ике катлы йорт янына килеп туктыйлар. Ә икенче катка менгәч ул исә: “Саҗидә, самоварыңны куй, якташларны алып килдем”, – дип хатынына дәшә. Шулай итеп, Рафаэль абыйга армиядә хезмәт итү җиңел була. Җитмәсә, поездда барган вакытта югары белем булучыларга бер генә ел хезмәт итәргә дигән яңа яңа боерык турында хәбәр килеп ирешә. Нәкъ бер елдан соң, туган ягына кайтып төшә Рафаэль абый.
Эшкә урнашуы да үзенчәлекле була аның. Институтны тәмамлагач, эшләр өчен юллама буенча Украинага китәргә тиеш була. Әмма ул министрлыкка Казанда калдыруларын сорап хат яза. Ә җавап озак көттерми, Казанда калырга рөхсәт бирәләр аңа. Рафаэль абый заводка эшкә керә.
Заводта эшли башлап, контролердан цех җитәкчесенә ка­дәр күтәрелә. Хезмәт ветераны булып, лаеклы ялга чыга. 

Рәхинә

Рәхинә апа исә Күңгәр авылыныкы. Әтисе Таҗетдин 1942 елда Бөек Ватан сугышында һәлак була. Таҗетдинны җирләве турында Саба ягы кешесе аларга хат юллый. Әнисе Бибигаззә гомер буе колхозда эшли. 94 яшенә кадәр гомер кичерә.
Рәхинә апа Күңгәр мәктәбен тәмамлагач, авылда кала. Колхозга эшкә керә. Җиденче сыйныфны тәмамлагач, 14 яшендә 1 гектар бәрәңге ала ул. Күз алдына китерүе дә кыен. 
– Ул елны бәрәңге уңышы да мул булды. Башта копалка казырга тиеш иде. Ул бер менде, бер төште дә, бәрәңгене күп калдыра, дип кул белән алдык. 1958 елда колхоз идарәсенә куйдылар үземне. Анда 9 ел кассир-бухгалтер булып эшләдем, – дип искә алды ул елларны Рәхинә апа. 
Рафаэль абый армиядән кайткач, язучы Мөхәммәт Мәһдиев язганча, барлы-юклы әйберләрен машинага салып, Казанга китә алар. Биредә һәркайсы үз хезмәт юлын уза. Бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Кызлары шәһәрдә яши.     

 Гаилә тормышы

Рәхинә апа белән Рафаэль абый иңне-иңгә куеп, 60 елдан артык гомер кичерәләр. Лаек­лы ялга чыккач, туган авылларына кайталар. Хәер, шәһәрдә яшәсәләр дә ярты гомерләре авылда үтә аларның. Аз гына вакыт булдымы, авылга кайтырга тырышалар. 
Лаеклы ялга чыккач, авылда яңа йорт салырга ниятлиләр. Һәм хыялларын тормышка да ашыралар. Рафаэль абыйның төзелештә эшләвенең дә файдасы тия, әлбәттә. “Йоклап ятмаган кеше өчен, үзгәртеп коруларның файдалы яклары да күп булды инде”, – ди Рафаэль абый елмаеп.
Тормыш иптәше Рәхинә апа КАИда ашханәдә эшли. Ул да хезмәт ветераны исеменә лаек булып лаеклы ялга чыга.
Алтмыш ел ул алтмыш көн генә түгел бит. Артка әйләнеп карасаң, ниләр генә кичерелмәгән дә, нинди генә кыенлыклар күрелмәгәндер. Әмма алтмыш елдан артык вакыт үтсә дә, бу пар бер-берсенә булган хисләрен үзгәртмичә, тормыш мәшәкатьләре арасында югалт­мыйча, матур итеп саклый алган. Бүген дә шул рухта гомер кичерә. Туган авылларының гүзәл табигатеннән, изге туган туфрагыннан, эчәр суыннан көч һәм дәрт алып яшәүләре дә булышадыр, мөгаен.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев