Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Пенсия фонды яшәү минимумы артуга бәйле рәвештә өч төрле пособиеның түләү күләмен арттырачак

Татарстан Пенсия фондының бүлекчәсе хәбәр иткәнчә, 1 июньнән яшәү минимумын индексацияләүгә бәйле рәвештә гаиләләргә бирелә торган өч төрле айлык пособие - тулы һәм аз керемле гаиләләргә,8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга, шулай ук йөкле хатыннарга түләүләр арта.

Пособиеләр суммасы яңа яшәү минимумыннан чыгып билгеләнә. Йөклелекнең иртә срогында исәпкә баскан хатын-кызларга түләү Татарстан буенча аена 6,4 мең сумга кадәр кутәрелә (эшкә сәләтле өлкәннәр өчен яшәү минимумының 50%).8-17яшьлекбалаларның ата-аналары үзләренә билгеләнгән пособие суммасы күләменә бәйле рәвештә (балалар өчен яшәү минимумының 50%, 75% яки 100% ) июньнән аена уртача 5,7 мең сумнан 11,4 мең сумга кадәр акча алачак.
         Июньдә пособие рәсмиләштергән ата-аналар  арткан түләүне июньдә ук ала. Июньдә аенда рәсмиләштерелгән барлык пособиеләр арттырылган күләмдә түләнәчәк. Пособиеләре июнь аена кадәр билгеләнгән ата-аналар аларны яңа күләмдә июль аенда алачак.
"Яшәү минимумына бәйле түләүләр автомат рәвештә индексацияләнәчәк. Түләүләрне арттырып исәпләү  өчен өстәмә гаризалар бирү таләп ителми”, - дип аңлатты Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды идарәчесе Эдуард Вафин.
 Моннан тыш, июньнән  эшләмәүче пенсионерларга барлык социаль түләүләр, иминият һәм социаль пенсияләр  10% индексацияне исәпкә алып түләнәчәк. Татарстанның 900 меңнән артык эшләмәүче пенсионерының: картлык, инвалидлык буенча пенсия алучыларның, шул исәптән инвалид балаларның, шулай ук туендыручысын югалту сәбәпле  пенсия алучыларның пенсияләре артты.

Пенсия фондының Әтнә клиентларга хезмәт күрсәтү бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев