Хәбәрләр

Пензадан Казанга юл тоткан поездда пассажир вафат булган

Фаҗига узган шимбәдә булган.

Пенза-Казан маршруты буенча хәрәкәт иткән пассажир поезды вагонында 51 яшьлек ир-атның гомере өзелгән. Фаҗига узган шимбәдә булган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының транспортта Үзәк төбәкара тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«376нчы номерлы «Пенза-Казан» пассажир поездында плацкарт вагонында 1975 елгы пассажир мәете табылды. Ашыгыч ярдәм бригадасы аңа реанимация үткәргән, әмма ир-ат вафат булган», - диелә ведомство хәбәрендә.

Тикшерүчеләр фаҗиганең сәбәпләрен ачыклый.

 

 

Татар-информ


Нет комментариев