Хәбәрләр

Пилотсыз очкычлар Ульяновск өлкәсендә җылылык-энергетика комплексы объектына һөҗүм иткән

Украина пилотсыз очкычлары Ульяновск өлкәсенең Яңа Спас районындагы җылылык-энергетика комплексы объектына һөҗүм иткән. Бу хакта төбәк губернаторы Алексей Русских хәбәр итте.

«Тынычлык саклавыгызны сорыйм, янгынны сүндерү һәм объекттагы вазгыять турында сезгә хәбәр итеп торачакмын», - дип язган ул МАКС мессенджерында.

Искәртеп үтәбез, 23 июльдә 4.08 сәгатьтә Татарстанда пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы режимы кертелде.

Татар-информ

 


Нет комментариев