Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Путин машина йөртүчеләргә кагыла торган канунга кул куйды

Номерларны яшергән өчен машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү турында законны Россия Президенты да хуплады.

Россия Президенты Владимир Путин автомобильнең дәүләт номерын яшерергә мөмкинлек бирә торган җайланмаларны куллану өчен ел ярымга кадәр вакытка транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү турындагы канунга кул куйды, тиешле документ хокукый актлар сайтында урнаштырылган.

Элек гамәлдә булган кагыйдәләр буенча номерлары пычрак яки укылмый торган булган транспорт чарасы белән идарә иткән өчен машина йөртүчегә 500 сум штраф салына иде. Номерларсыз йөргән, аларны яшергән яки үзгәрткән өчен 1 айдан 3 айга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итәргә яки 5 мең сум штраф түләтелде.

Имзаланган закон белән машиналарны идентификацияләүгә комачаулый торган, йә аларны төрен үзгәртергә яки яшерергә мөмкинлек бирә торган җайланмалар кулланып җиһазландырылган дәүләт билгесе булган транспорт белән идарә иткән өчен административ җаваплылык чаралары көчәйтелә. Әлеге хокук бозу өчен күрсәтелгән җайланмаларны конфискацияләп, ел ярымга кадәр вакытка транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү рәвешендә җәза карала.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев