Рафил Җәләлиев: «Салават абый: «Җырлый белүчеләр түләп укырга тиеш түгел”, диде»
Нәкъ менә Салават абыйда укырга теләдем, мин – аның җырларын тыңлап үскән фанат.
Татар эстрадасының танылган артисты, ТНВ каналында «Башваткыч» тапшыруын алып баручы Рафил Җәләлиев белән әңгәмә кордык. Шуңа игътибар иттем: эстрадада Рафил кебек итагатьле, зирәк җырчылар күп түгел.
- Рафил, сине Арча егете диләр, Балтачныкы дип тә әйтәләр. Дөресе ничек?
- Минем өчен икесе дә актуаль. Тумышым белән Арча районы Шура авылыннан. Миңа 1 яшь тирәсе булгач, без әнинең туган якларына күченгәнбез. Әти-әнием Балтач районы Кенәбаш авылында йорт салып чыкты. Йорт әзер булганчы, әбиләрдә яшәгәнне хәтерлим. Әтинең югары белеме юк, ул – гади авыл егете. Мәктәп елларында ук урманчылыкка кереп китеп, урман кисү белән шөгыльләнгән. Әни – фельдшер. Кенәбаштан Арча районы Кенәр авылына йөреп эшләде. 17 ел эшләгәннән соң, эш бетеп башка өлкәләрдә эшләп алды. Ә бүген ул медицина өлкәсе буенча Балтачтан Казанга йөреп эшли. Гаиләдә без икәү – бертуган сеңлем Рәзинә миннән дүрт яшькә кечерәк. Ул Казанда шәфкать туташы булып эшли. Кызганыч, кияүгә чыгып, бер ел яшәгәннән соң, 2020 елда төзелештә ток сугу аркасында 28 яшендә ире мәрхүм булды.
Тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, Арчага китеп урнаштым. Арча педагогика көллиятенең башлангыч сыйныф һәм информатика укытучысы белгечлегенә укыдым. Минем бик тә профессиональ музыкант буласым килде, әмма мин укырга кергән елны музыка факультетына кабул итү булмады. Шуңа күрә нотаны үземә кирәк кадәр генә беләм. Икенче курстан соң, көллиятнең әйдаманнар әзерләү бүлегенә эшкә кердем, диплом алгач та ике ел эшләдем әле анда. Көллияттә үткәрелгән чараларның музыкаль өлеше өчен мин җаваплы идем. Арчада иҗади тормышым башланып китте. Арчадагы сыйныф җитәкчем ярдәме белән күп кенә фестивальләрдә катнашып беренче урыннарны яуладым.
- Казан дәүләт мәдәният институтындагы Салават Фәтхетдинов кафедрасына махсус бардыңмы, әллә очраклы рәвештә эләктеңме?
- Нәкъ менә Салават абыйда укырга теләдем, мин – аның җырларын тыңлап үскән фанат. Шушы институтта эшләүче, якташым Римма Ибраһимовага мөрәҗәгать иткәч, ул Салават абый белән сөйләшеп, мине аның өенә алып барды. Альфред абый Якшимбетов та шунда иде, баянга берничә җыр җырлап карадык. Җырлавымны тыңлаганнан соң, Салават абый ак кәгазь битенә бер санын куеп, минем исем-фамилияне язып куйды. “Мин сине имтиханга көтәм, бюджет урынга эләгәрсең дип ышанам. Җырлый белүчеләр түләп укырга тиеш түгел”, - диде. 95 балл белән бюджет урынга Салават абый сыйныфына укырга кердем. Институттан татар эстрада театры артисты булып чыктым. Шушы кафедрада белем алуыма сөенеп туя алмыйм, чөнки хәзерге эстрада артисты күпкырлы булырга тиеш. Безнең төп фәннәр – актерлык осталыгы, сөйләм культурасы, сәхнә теле, вокал һәм бию. Салават Фәтхетдинов, Эльмира Хамматова, Кирам Сатиев, Илсур Сафин, Рамил Гәрәев кебек остазларда укуым белән горурланам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев