Район үзәгенең «Туган ягым» ял паркында «Тормышка 10 000 адым» Бөтенроссия акциясе узды
Һава торышы мактанырлык булмаса да, Район үзәк больницасы һәм Ашыт спорт комплексы хезмәткәрләре әлеге акциягә кушылдылар. Сәламәт һәм күтәренке кәеф булганда, җил-яңгыр да куркытмый инде.
Символик 10 000 адымны һәркем үтәргә тырышты. Акция Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган иде һәм хәрәкәт белән бердәмлекнең чын бәйрәменә әверелде.
Акция 2015 елдан алып, илнең төрле мәйданчыкларында уза һәм Милләт сәламәтлеге лигасының «Сәламәт муниципалитет» Гомумроссия иҗтимагый программасының һәм «Һәр муниципалитетка – сәламәтлекнең акыллы маршруты» проектының бер элементы булып тора (проект Президент грантлары фонды ярдәмендә тормышка ашырыла).
Программа төрле авыруларны профилактикалауга, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга, сәламәтләндерүнең табигый ысулларын үстерүгә һәм пропагандалауга юнәлдерелгән һәм «Иң аз чыгымнар белән иң яхшы сәламәтлек» девизы астында үткәрелә.
Әлеге акциядә һәркем катнаша ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев