Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Районда Яшьләр үзәге булырмы?

Бездә эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков булып китте.

Татарстан министры һәм районның башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Хисамиев, аның урынбасары Айрат Каюмов, районның Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Ирек Мөхәммәтшин, шулай ук бүлек белгече Раилә Галиева составындагы махсус комиссия бик мөһим проблеманы хәл иттеләр.
Хакимияттәге пленар уты­рышларның кече залында узган киңәшмәдә Ирек Мөхәммәтшин районда яшьләр сәясәтен тормышка ашыру тәҗрибәсе белән таныштырды. Күренгәнчә, бик күп эшләнгән районда – сокланырлык саннар күп иде.  
Министрда бездәге яшәеш сәясәте, спорт һәм туризм бүлеге структурасы зур кысыксыну уятты. Әйтик, узган елны районда яшьләр өчен 368 мәдәни спорт һәм күңел ачу чаралары уздырылган. Әлеге чараларда катнашучылар гаять күп. Бу аңлашыла да, Әтнә яшьләре бик актив.  Әмма яшьләргә күңел ачу өчен махсус аерым урын юк. Бу очракта район яшьләренең сыйфат  һәм сан составын искә алу урынлы булыр.
Бездә 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге 3358 кеше яши икән. Аерым алсак, 401 мәктәп укучысы, студентлар 956, эшләүче яшьләр саны 1892 кеше санала. Кабатлап әйтик, бу узган елгы мәгълүматлар. 
Шулай ук төп горурлыгыбыз булган яшьләргә  һәм яшьләр инициативаларына ярдәм итү буенча эшләүче Әтнә районы яшьләр парламентын да искә алу урынлы булыр. Хәер, газетабызга бу хакта бер генә язмадык инде.
 Бик  куанычлы хәл – былтыр 22 депутат составындагы шушы яшьләр парламенты 4 утырыш уздырып,  4 төрле бик мөһим инициативаны гамәлгә ашырды. 
Әлбәттә, районыбызда бөтен уңайлыклары булган волейбол, теннис уйнарга, көрәш белән шөгыльләнергә, шахмат, мини-футбол, бадминтон уйнарга бер дигән “Ашыт” спорт һәм мәдәният үзәгебез, су белән дусларга “Дулкын” бассейны, төрле мәдәни-спорт чаралары уздыру өчен “Чулпан” ял һәм сәламәтләндерү лагеребез бар үзе...  Шулай ук төрле чаралар­ны үзенә сыендыручы, һичь­югында, агач-чәчәкләр арасында рәхәтләнеп ял итү мөм­кинлеге бирүче «Туган ягым» ял паркыбыз да бар. Дөрестән дә уйлап карыйк әле, җәмәгать. Моннан бер 30 еллап элек боларның берсе дә юк иде бит. Аллаһка шөкер, яшьләр тормышын күңелле итү өчен бар да бар безнең районда. 
Тик Ирек Мөхәммәтшин үтенеченә ике кулны күтәреп ризалык белдерәм.
“Район үзәгендә Яшьләр үзәге кирәк” – диде ул.
Министр исә, җавап сүзен штатында нибары 2 белгеч булган Яшьләр эше бүлегенең эшчәнлегенә сок­лануын белдерүдән башлады.
Бу уңайдан уңай эш нәти­җәләрен күреп, башка районнар белән чагыштырып, мактап телгә алуы – үзе үк дәрәҗә. Әлбәттә, мактау белән генә тамак туймый. Министр да шундый ук фикердә, күрәсең. Штат составы, аны җаваплы хезмәткәрләр белән баету буенча да сүз булды.
Тагын да күбрәк чаралар уздыруның финанс чыганакларына бәйле булуын күзаллаган хәлдә, аларны җәлеп итү юлларын шәрехләде. Әйтик, коммерциячел булмаган оешманың төрле грантларда катнашып, оту мөмкинлеге булуын ассызыклады ул.
Әлбәттә, безне күбрәк районда “Яшьләр үзәге” булырмы – шул кызыксындыра.

 Министр фикере

“Бәхәссез Әтнә районында Яшьләр үзәге кирәк. Әтнә яшьләре Казан, Чаллы яшьләре кебек үк мөмкинлекләргә ия булырга тиеш”. Боз кузгалды, җәмәгать. Озак еллар буе Әтнәдә яшьләр өчен берәр клуб кирәк дип борчылучылар тынычлана ала.
Моннан соң район башкар­ма комитеты җитәкчесе җитәкчелегендә бу комиссия Габдулла Тукай  исемендәге авыл хуҗалыгы техникумы студентлары белән очрашты. Мондагы студентлар эшчәнлеге белән танышканнан соң, министр да үзе белән якыннанрак таныштырды. Ә аннан соң студентлар белән бик җанлы әңгәмә уздырды. Сораштыру формасында булды ул. Шул нигездә студентлар үзләре ук бик кызык нәтиҗә ясадылар. 
Чиновник хезмәтендә иң куркыныч сыйфатның нинди булуын беләсезме? Министр белән әңгәмәдә, ә ул студентлар янына – уртага барып басып аралашты, әнә шул да ачыкланды. Иң начар сыйфатларның берсе – үз хезмәтеңә җавапсыз карашта булу икән бит!
Дөреслектә, үземнең дә болай гади итеп, йөзгә-йөз килеп сөйләшүче министрны күргәнем юк иде әле. Без бит галстук таккан, кырыс кыяфәтле түрә белән генә очрашырга күнеккән. Һәрхәлдә техникум китапха­нә­сендә узган  очрашудан чыкканда: “Бик гади икән ул, министр мондый була дип белми идем”, диюләрен ишеткәч, Татарстан министры өчен горурланып куйдым. Чөнки, техникумда, шул исәптән бу очрашуда катнашучылар арасында да Россия Федерациясенең чит төбәкләреннән килеп укучылар да бар иде. 
Ә шулай да очра­шуның асылына әйләнеп кайтсак, төп проб­лема – район үзәгендә Яшь­ләр үзәге булдыру. Иң мөһиме – министр вәгъдә итте. Бу уңайдан комиссия элекке мәдәният йор­ты нигезен дә, “Ашыт” спорт һәм мә­дәният үзәген дә ка­рады. 
Әлегә урынын беренчел карау, шәрехләү булды ул. Инде төгәл урынын билгеләп, оештыру эшләренә керешүләрен көтик.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев