Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Районда сетка үрү эшләре дәвам итә

Бу көннәрдә Әтнә районы бик тә әһәмиятле эшкә кереште – маскировкалы сеткалар үрә башладылар.

Әлеге изге эшкә Күлле - Киме авылы халкы хәрби махсус операциядә катнашучылар өчен гуманитар ярдәм җыюда беренче көннән үк теләп кушылды. Алар булышуның төрле юлларын эзли.

Маскировкалы сеткаларның махсус операция зонасындагы иң мөһим әйберләрнең берсе булуын аңлап, сеткалар үрү эшенә алындылар.

- Сеткаларның һәр җебе безнең догаларыбыз белән үрелгән. Илләребез имин булсын, балаларыбыз исән-сау әйләнеп кайтсыннар, оныкларыбызның киләчәге ышанычлы булсын, - ди апалар.

Райондашларыбыз бик тә саваплы һәм изге эш башкара. Аллаһның рәхмәтләре яусын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев