Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Рамазан ае алдыннан Татарстанда «Татар азаны» бәйгесе игълан ителде

Татарстанда Рамазан алдыннан татар мәкаме белән азан әйтү бәйгесенә старт бирелде. Чираттагы бәйгедә 5 яшьтән өлкәнрәк һәм балигълыкка ирешмәгән малайлар катнаша ала.

Конкурсның төп оештыручысы – «Рухи моң» иҗат берләшмәсе, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм Ислам кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсәсе, дип хәбәр итә нәзарәт матбугат хезмәте.

Бәйге шартлары буенча, азан милли көй калыпларына нигезләнгән татар мәкаме белән әйтелергә тиеш. Тәҗвид кагыйдәләрен һәм иҗек озынлыгы кагыйдәләрен бозмау, гарәп теле авазларын дөрес әйтү – төп шарт булып тора. Азан яңгыравыклы, күңелдә якты хисләр уята торган булырга тиеш.

Оештыручылар бөтенләй азан әйтә белмәүче балаларның да бәйгедә катнашуын көтеп кала. «Безнең беренчел максат һәр ир баланы азанга өйрәтү. Һәр ир кеше азан әйтә белергә тиеш!» – ди Марсель Вәгыйзов һәм Марсель Әхмәдуллин.

Конкурс ике этапта уза: 1 нче этап белем бирү курсы рәвешендә оештырыла. «Татар азаны» бәйгесенә гаризалар 10 мартка кадәр кабул ителә.

Бәйгедә җиңүчеләр 10 апрель – Ураза гаете көнне билгеле булачак. Бу көнне узачак гает бәйрәменә бәйгедә катнашучылар һәм финалга чыгучылар чакырылачак.

Конкурс һәм анда катнашу тәртибе белән тулырак azan.tatar сайтында танышырга мөмкин.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев