Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Рәхмәт хатлары тапшырдылар

11 октябрь көнне районыбызның Күшәр авылы мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләренең еллык эш нәтиҗәләре буенча семинар булып узды.

Районыбызның мәдәният бүлеге җитәкчесе Алия Ринат кызы Абдуллина үз чыгышында мәдәният секцияләренең (алар бездә дүртәү) еллык эшенә югары бәя бирде, республика алдында районыбыз абруен күтәрүгә өлеш керткән һәр чара, һәр эш бары тик уртак максат, уртак хезмәт нәтиҗәсендә генә килүен ассызыклады. Чыгыш ясаган мәдәният секторы директорлары үз эшләренең төп бурычларына, эшләренең нәтиҗәләренә тукталдылар. Чыгышлар еллык эш барышын чагылдырган презентацияләр белән тулыландырылды.
Бу җыелышта Әтнә район Советы Башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Фәнил улы Каюмов катнашты һәм чыгыш ясады. Соңыннан мәдәният өлкәсендәге тырышлыклары өчен хезмәткәрләргә республика, район һәм мәдәният бүлегенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев