Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ринат Садыйков Татарстан яшьләр эшләре министры итеп билгеләнде

Ринат Садыйков Татарстан яшьләр эшләре министры итеп билгеләнде.

Элегрәк ул ведомство башлыгының беренче урынбасары вазифасын биләгән иде. Бу хакта ТР Премьер-министры Алексей Песошин хәбәр итте.

«2023 елның 11 гыйнварыннан Ринат Садыйковны яшьләр эшләре министры вазифасына билгеләргә. Ул чит кеше түгел. Коллектив эчендә хәрәкәтнең булуы һәм эш юнәлешләренең үзгәрмәве дөрес дип уйлыйм. Бу эштә билгеле бер консерватизмның булуы, әмма шул ук вакытта яңа юнәлешләрнең дә барлыкка килүе мөһим», - дип искәртте Песошин.

Ул Ринат Садыйковның капиталь ремонт программасын, Татарстанда яшьләр сәясәте турындагы законны, яшь гаиләләргә ярдәм күрсәтү программасын гамәлгә ашыруга гаять зур өлеш кертүен, балалар өчен җәйге сәламәтләндерү программасын оештыруга уңышлы кураторлык итүен, шулай ук студентлар отряды белән эшләвен искәртте.

Ринат Садыйков 2008-2018 елларда республиканың студентлар хезмәт отрядын җитәкләде, аннары ТР яшьләр эшләре министры урынбасары итеп билгеләнде, ә 2021 елдан беренче урынбасар булды.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/rinat-sadyikov-tatarstan-yaslar-eslare-ministry-itep-bilgelande-5865420

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев