Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Татарстан филиалында бөртекле сабан культуралары авыруларына каршы ничек көрәшергә һәм уңышны ничек саклап калырга кирәклеген аңлаттылар

Мониторинг уздырганда үсемлек яфракларында берничә төрле авыру ачыкланган.

«Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан филиалы белгечләре бөртекле сабан культуралары чәчүлекләрен сайлап тикшерделәр һәм 2025 елның 20 июненә аларның торышын бәяләделәр. Бер атна эчендә бу культуралар 9,6 мең га мәйданда тикшерелгән. Бөртекле сабан культуралары көпшәгә чыгу – флаг яфрагы (иң өске яфрак) – башаклану фазасында. Бер квадрат метрдан 340 - 540 данә, уртача 445 данә үсемлек алынган, якынча белешмәләр буенча, республикада 2025 елда бөртекле сабан культуралары 816,3 мең га мәйданда чәчелгән.

Мониторинг уздырганда үсемлек яфракларында берничә төрле авыру ачыкланган.

Мәсәлән, ончыл чык гөмбәчеге 1,4 мең гектарда, ягъни тикшерелгән мәйданның 14,6 %ында ачыкланган. Авыруның таралуы уртача 7,4% тәшкил итә, үсеше -0,02-3,9%. Ончыл чыкның таралуы - 3,9%, Балтач районында 32 га сабан арпасы мәйданында.

Учреждение белгечләре белешмәләренә караганда, ончыл чык белән зарарланган очракта, үсемлек яфракларының ассимиляция өслеге кими, хлорофилл таркала, сабаклар саны кими, яфраклар вакытыннан алда кибә, башак чыгу тоткарлана, башактагы бөртекләр саны кими, ашлыкның сыйфаты кими. Уңыш 15-35% ка кадәр кимрәк булырга мөмкин.

Септориоз 1,6 мең гектарда, ягъни тикшерелгән мәйданның 16,7%ында ачыкланган. Бу авыруның таралуы уртача 3,3%. Септориозның максималь таралышы - 3%ка кадәр, Чүпрәле районында 54 га сабан арпасы мәйданында күзәтелгән.

Бөртекле культуралар яфракларында септориоз - зыян сала торган авыру. Септориоз белән зарарлану үсемлекләрнең үсүен акрынайта, яфракларның вакытыннан алда кибүенә, башакның озынлыгы һәм бөртекләр саны кимүгә, бөртекнең ваклануына, ә сабак төеннәре зарарланганда, үсемлекләрнең егылуына китерә. Уңыш 10-15%ка кадәр юкка чыгарга мөмкин.

Көрән күгәрек гөмбәчеге 0,9 мең гектарда, ягъни тикшерелгән мәйданның 9,4%ында ачыкланган. Авыруның таралуы уртача 2,5%, 0,1-6%ка кадәр булырга мөмкин. Балтач районында 32 га сабан арпасы мәйданында күгәрек гөмбәчеге 6% мәйданда күзәтелә.

Көрән күгәрек гөмбәчеге белән зарарланганда бөртеклеләрнең уңышы, сыйфаты, орлыкларның шытып чыгуы кими. Зарарланган үсемлекләр корылыкка, кырауларга тиз бирешә, бөртекләр тигез өлгерми һәм коела. Авыру киң таралган очракта уңыш 25-30%ка кадәр кимергә мөмкин.

Шулай ук 2,7 мең гектарда, ягъни тикшерелгән мәйданның 28,1%ында кара-көрән таплылык (гельминтоспориоз) ачыкланган. Авыру уртача 3,8% мәйданда таралган, 0,02 – 5%ка кадәр киңәергә мөмкин. Гельминтоспориоз иң күп таралган район - Чүпрәле районы, анда 80 га сабан арпасы мәйданында 5%ка кадәр әлеге гөмбәчек күзәтелә.

Учреждениедә бөртекле сабан культураларын әлеге авырулардан үсемлекләрне яклау чаралары белән дәвалау ысуллары турында сөйләделәр.

Гүзәл Хөсәенова, «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары: «Үсемлекләрдә яфрак авырулары таралмасын өчен бөртекле сабан культуралары – бодай, арпа чәчүлекләрен фунгицид белән эшкәртергә кирәк. Бу эшне һава температурасы плюс 15-25 градус булганда, куерган чәчүлекләрдә, шулай ук көпшәләнү фазасында үсемлекләр 3-5% зарарланган чакта һәм иң өстәге (флаг) яфрагы чыккач – башаклау фазасында һәм үсемлекләрнең 50%ында өстән 3нче яфракта авыру барлыкка килгәндә башкарырга кирәк».

Шулай ук профилактика максатларында һәм үсемлекләрдә яфрак авыруы аз таралган очракта, «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУ белгечләре чәчүлекләрне биофунгицидлар: Баксис, Ж белән эшкәртергә тәкъдим итә. Зарар икътисадый чиктән артып киткәндә (ЭПВ), чәчүлекләрне Эпоксиконазол+фенпропиморф, Тебуконазол, Пропиконазол, Карбендазим, Спироксамин + тебуконазол + триадименол, Ципроконазол, Тебуконазол + флутриафол, Пираклостробин + эпоксиконазол, Эпоксиконазол+метконазол кебек һ.б. препаратлар белән эшкәртергә киңәш ителә.

Фунгицид белән эшкәрткәндә үсемлекләрнең иммунитетын арттыру өчен бак катнашмасына микробиоашлама (Азолен, Ж) һәм микроашлама (Гумат «Здоровый урожай») өстәргә кирәк.

Игеннәрне эшкәртү чаралары югары сыйфатлы ашлык алырга ярдәм итә, бу "Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү" милли проектының максатларына туры килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев