Россия Банкы төп ставканы 14 процент дәрәҗәсендә саклап калды
Хәбәрләр

Россия Банкы төп ставканы 14 процент дәрәҗәсендә саклап калды

Бу хакта РФ Үзәк банкы хәбәр итә.

Регулятор бәяләвенчә, тулаем алганда 2026 елның икенче яртысында икътисад уртача темплар белән үсә. Агымдагы бәяләр басымы югары булып кала. Бәяләрнең тотрыклы үсеше кимеми һәм барыннан да элек аерым тармакларда җитештерү куәтләренең вакытлыча кыскаруы йогынтысында бер елга күчереп исәпләгәндә 5-6 процент диапазонында тора. Бу тотрыклы инфляциянең кимүе яңадан башлансын өчен тулаем ихтыяҗның акрын үсүен таләп итә.

Россия Банкы төп ставка буенча алдагы карарларны инфляция динамикасына, шулай ук эчке һәм тышкы шартлар ягыннан куркынычларны бәяләүгә карап кабул итәчәк. База сценарие 2027 елда уртача төп ставканы еллык 12,5-13,5 процент диапазонында саклауны күздә тота. Регулятор фаразы буенча, үткәрелә торган акча-кредит сәясәтен исәпкә алып, еллык инфляция 2027 елда 4 процентка кире кайтачак һәм алга таба билгеләнгән максатта булачак.

Татар-информ


Нет комментариев