Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Россия гражданины булуны аныклаучы паспорт алырга яки вакытында алыштырырга онытмагыз!

Россия Эчке Эшләр министрлыгының Әтнә районы буенча миграция пункты гражданнарга паспорт алуны һәм алыштыруны вакытында башкару кирәклеген искәртә.

20 һәм 45 яшькә җиткәч, яки гражданин тарафыннан тиешле тәртиптә фамилия, исем, әтисенең исеме, җенес, туу вакыты  һәм урыны үзгәрү белән бәйле рәвештә паспорт яраксызга әйләнү сәбәпле, алышынырга тиеш. Паспорт алышу турында гариза, паспорт алышу өчен документ һәм фотографияләр гражданин тарафыннан шәхси рәвештә 90 көн эчендә тапшырылырга тиеш.

Паспортсыз яки гамәлдә булмаган паспорт белән йөрү РФ Административ кодексының 1 бүлеге 19,15 маддәсе нигезендә, 2 меңнән алып 3 меңгә кадәр административ штрафка тартуны күздә тота.

Паспорт алышу турында гариза белән Олы Әтнә авылы Б.Зиганшина  урамы, 85 нче йорт адресы буенча урнашкан миграция пунктына мөрәҗәгать итәргә була. Гражданнар өчен шулай ук Олы Әтнә авылы, Советская урамы 57 нче йорт буенча урнашкан Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү үзәге (МФЦ) яки Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең Бердәм порталына (ЕПГУ) gosuslugi.ru  га мөрәҗәгать итү мөмкинлеге дә бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев