Россия халкы майда 12 көн ял итәчәк
Хәбәрләр

Россия халкы майда 12 көн ял итәчәк

Май аенда россиялеләрне 19 эш көне һәм 12 ял көтә. Бу хакта «ТАСС» хәбәр итә.

Өстәмә ял көннәре май бәйрәмнәре – Яз һәм Хезмәт бәйрәме һәм Җиңү көне хисабына формалашты. Шуңа бәйле рәвештә 1 майдан 3 майга кадәр, шулай ук 9 майдан 11 майга кадәр эшләми торган көннәр булачак.

8 май кыскартылган эш көне булачак – эш вакыты озынлыгы бер сәгатькә кимиячәк.

2026 елның калган айлары арасында май эш көннәре саны буенча иң кыскасы булачак, – дип хәбәр итә «Татар-информ»

 


Нет комментариев