Россиядә яман шештән яңа өч вакцина булдырылачак
Россиядә сидек куыгындагы, үпкә һәм юан эчәктәге яман шештән вакцина чыгачак. Гамалея исемендәге үзәкнең фәнни җитәкчесе Александр Гинцбург шул хакта белдергән, дип яза «РИА Новости»
«Сидек куыгындагы, үпкәдәге һәм юан эчәктәге яман шеш авыруыннан вакцина эшләргә ниятлибез», – дигән ул.
Россиядә узган елда Гамалея исемендәге үзәктә эшләнгән рактан беренче мРНК-вакцина – «Неоонковак» җитештерә башладылар. Сәламәтлек саклау министрлыгы быел апрель аенда аны куллана башлаулары турында хәбәр итте. Препаратны тән тиресендә яман шештән интегүче авыруга тәүге тапкыр салганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев