Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Россиядә язгы каникулларның вакытын үзгәртергә тәкъдим итәләр

Россиядә язгы мәктәп каникулларын 23 февральдән 9 мартка кадәр билгеләргә тәкъдим итәләр.

Иҗтимагый палата сәркатибе урынбасары Владислав Гриб исәпләвенчә, мондый график уңайлы булачак, чөнки күп кенә ата-аналар, ял һәм бәйрәм көннәренә кушар өчен, шушы даталарга отгуллар алалар.

Исегезгә төшерәбез, Россия Мәгариф министрлыгы каникуллар даталары буенча тәкъдимнәр бирә, әмма аларның башлану һәм тәмамлану сроклары турындагы соңгы карарны һәр мәктәп мөстәкыйль кабул итә.

 Агымдагы елда дүрт сирекле система буенча укучылар өчен каникулларны 28 марттан 5 апрельгә кадәр уздырырга тәкъдим ителде. Өч чирек буенча укыту системасы өчен тәкъдим ителгән каникуллар 11-19 апрельгә туры килә.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев