Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Россиядә йомырканың кайчан арзанаерга мөмкинлеге турында билгеле

Россиядә йомырка яз көне арзанаерга мөмкин.

Бу фаразны Федерация Советының аграр-азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитеты рәисенең беренче урынбасары Сергей Митин «Парламент газетасы»на биргән интервьюсында әйтә. Шул ук вакытта ул моның Россия Хөкүмәте тарафыннан эшләнгән чаралар комплексы нәтиҗәле һәм нормаль эшләгән очракта буласын белдерә.

Ул билгеләп үткәнчә, йомырка бәясенең арту сәбәбе – ягулыкка, җитештерү куәте, хезмәт хакы һәм товар ташуга чыгымнарның артуында. Ул бәяләрнең Үзәк банк тарафыннан билгеләнгән инфляция дәрәҗәсенә күтәрелергә тиешлеге белән ризалашты, әмма гамәлдә бу һәрвакытта да шулай килеп чыкмый.

Шул ук вакытта спикер бәяләрне тотрыкландыру өчен үзгәрешле чыгымнарны контрольдә тоту һәм базарны көйләү кирәк дип саный. Аның сүзләренчә, хәзерге бурычларның берсе — җитештерүчеләрне стимуллаштыру, җитештерү күләмен арттыру.

Йомырканың күпмегә очсызланачагы турында сорагач, Митин монда берничә момент исәпкә алына дип җавап бирә. Әмма хезмәт җитештерүчәнлеге үскән, гомуми нәтиҗәлелек арткан саен, җитештерүчеләрнең чыгымы кими һәм, нәтиҗәдә, ул продуктның ахыргы бәясенә тәэсир итә.

Татар информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев