Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Россиядә кызыл уылдык кыйммәтләнә башлады

Россиядә уылдык бәясе 25 процентка арткан.

Россиядә кызыл уылдыкның бәясе, балык тоту сезоны тәмамлануга карамастан, үсүен дәвам итә. Агымдагы елның октябренә затлы ризыкка бәяләр 25 процентка арткан һәм Яңа елга карата тагын 10  процентка күтәрелергә мөмкин. Бу хакта «Известия» Балык союзы башлыгы Александр Панинга сылтама белән хәбәр итте. Ул бәяләрнең тиз үсүен сөләйман балыгы аз күләмдә тотылу сәбәпле, әлеге продуктка ихтыяҗ арту белән аңлатты.

Росстат мәгълүматлары буенча, 1 сентябрьгә Россиядә соңгы ике елда икрага бәяләрнең рекордлы үсешен теркәгәннәр. Сатучылар бу төр затлы ризыкның бәясе кара уылдыкны куып җитә алуын кире какмый.

 Сентябрь ахырында Росрыболовствода горбуша һәм кызыл уылдыкка бәяләр артуны шәрехләделәр. Ведомствода белдерүләренчә, бу Ерак Көнчыгышта сөләйман балыгы табышының кискен кимүе белән бәйле.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев